Surah Al-Infitaar — The Cleaving

Surah Al-Infitaar (The Cleaving) is chapter 82 of the Quran, with 19 verses. This page presents the Arabic text with a Tatar translation, verse by verse.

إِذَا ٱلسَّمَآءُ ٱنفَطَرَتۡ

Кайчан күк ярылса

Ayah 1

وَإِذَا ٱلۡكَوَاكِبُ ٱنتَثَرَتۡ

Вә йолдызлар чәчелсә

Ayah 2

وَإِذَا ٱلۡبِحَارُ فُجِّرَتۡ

Вә дәрьяләр агып бергә кушылсалар

Ayah 3

وَإِذَا ٱلۡقُبُورُ بُعۡثِرَتۡ

Вә каберләр актарылып үлекләр терелеп чыксалар

Ayah 4

عَلِمَتۡ نَفۡسࣱ مَّا قَدَّمَتۡ وَأَخَّرَتۡ

Шул вакытта һәркем үзеннән элек ахирәткә җибәргән һәм үзеннән соң калдырган эшләрен белер

Ayah 5

يَٰٓأَيُّهَا ٱلۡإِنسَٰنُ مَا غَرَّكَ بِرَبِّكَ ٱلۡكَرِيمِ

Ий адәм баласы, сине нәрсә алдады хөрмәтле булган Раббыңның нигъмәтләреннән өлешсез калырга, ягъни җәннәткә кермичә җәһәннәмгә керергә сине нәрсә мәҗбүр итә

Ayah 6

ٱلَّذِي خَلَقَكَ فَسَوَّىٰكَ فَعَدَلَكَ

Ул – Аллаһ сине хак кылды да, әгъзаларыңны төзәтте вә һәр әгъзаңны үлчәп төзеде

Ayah 7

فِيٓ أَيِّ صُورَةࣲ مَّا شَآءَ رَكَّبَكَ

Сине нинди сурәттә кылырга теләсә шул сүрәттә кылды

Ayah 8

كَلَّا بَلۡ تُكَذِّبُونَ بِٱلدِّينِ

Юк, алданмагыз, бозык эшне батыл гамәлне кылмагыз, бәлки сез кыямәтне һәм хисапны ялган дисез

Ayah 9

وَإِنَّ عَلَيۡكُمۡ لَحَٰفِظِينَ

Әлбәттә, шиксез, сезнең өстегездә сакчы фәрештәләр бардыр

Ayah 10

كِرَامࣰ ا كَٰتِبِينَ

Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр, алар сезнең барча гамәлләрегезне язучылардыр

Ayah 11

يَعۡلَمُونَ مَا تَفۡعَلُونَ

Сезнең кылган эшләрегезне бик яхшы белүчеләрдер

Ayah 12

إِنَّ ٱلۡأَبۡرَارَ لَفِي نَعِيمࣲ‏

Тәхкыйк иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр

Ayah 13

وَإِنَّ ٱلۡفُجَّارَ لَفِي جَحِيمࣲ‏

Вә тәхкыйк Аллаһуга итагать итмәгән азгыннар, әлбәттә, җәһәннәмдәләр

Ayah 14

يَصۡلَوۡنَهَا يَوۡمَ ٱلدِّينِ

Ул азгыннар җәһәннәмгә керерләр җәза көнендә

Ayah 15

وَمَا هُمۡ عَنۡهَا بِغَآئِبِينَ

Вә алар җәһәннәмнән юк булып китмәсләр, һәмишә бар булып ґәзаб кылынырлар

Ayah 16

وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا يَوۡمُ ٱلدِّينِ

Ул җәза көненең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде

Ayah 17

ثُمَّ مَآ أَدۡرَىٰكَ مَا يَوۡمُ ٱلدِّينِ

Моннан соң ул көннең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде

Ayah 18

يَوۡمَ لَا تَمۡلِكُ نَفۡسࣱ لِّنَفۡسࣲ شَيۡـࣰٔ اۖ وَٱلۡأَمۡرُ يَوۡمَئِذࣲ لِّلَّهِ

Ул көндә һичкем һичкемгә ярдәм кылырга, файда итәргә кадир булмас, һәркем үз хәле белән мәшгуль булып кайгыда булыр. Ул көндә кешеләр өстеннән эш кылмак, хөкем йөртмәк фәкать Аллаһуга хас

Ayah 19