Surah As-Saaffaat — Those drawn up in Ranks
Surah As-Saaffaat (Those drawn up in Ranks) is chapter 37 of the Quran, with 182 verses. This page presents the Arabic text with a Tatar translation, verse by verse.
وَٱلصَّٰٓفَّٰتِ صَفࣰّ ا
Гыйбадәт кыла торган урыннарында саф-саф булып торган фәрештәләр белән
Ayah 1فَٱلزَّٰجِرَٰتِ زَجۡرࣰ ا
вә кешеләрне явызлыктан тыя торган намаз белән
Ayah 2فَٱلتَّٰلِيَٰتِ ذِكۡرًا
вә Аллаһ зекере Коръән белән ант итеп әйтәмен
Ayah 3إِنَّ إِلَٰهَكُمۡ لَوَٰحِدࣱ
Әлбәттә, сезнең Илаһәгыз фәкать бер Аллаһтыр
Ayah 4رَّبُّ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلۡأَرۡضِ وَمَا بَيۡنَهُمَا وَرَبُّ ٱلۡمَشَٰرِقِ
Ул – Аллаһ җир, күкләр вә аларның арасында булган нәрсәләрнең һәм мәшрыйкъларның Раббысыдыр
Ayah 5إِنَّا زَيَّنَّا ٱلسَّمَآءَ ٱلدُّنۡيَا بِزِينَةٍ ٱلۡكَوَاكِبِ
Без дөнья күген йолдызларның яктылыгы белән зиннәтләдек
Ayah 6وَحِفۡظࣰ ا مِّن كُلِّ شَيۡطَٰنࣲ مَّارِدࣲ
Вә ул күкне атылучы йолдызлар белән исламга һөҗүм итүче шайтаннардан сакладык
Ayah 7لَّا يَسَّمَّعُونَ إِلَى ٱلۡمَلَإِ ٱلۡأَعۡلَىٰ وَيُقۡذَفُونَ مِن كُلِّ جَانِبࣲ
Ул шайтаннар күккә менсәләр дә, фәрештәләрнең язган сүзләрен ишетә алмаслар, ул шайтаннар күкнең һәр тарафыннан ерак булсыннар өчен, йолдызлар белән атылырлар
Ayah 8دُحُورࣰ اۖ وَلَهُمۡ عَذَابࣱ وَاصِبٌ
Шулай булса да аларга ахирәттә каты ґәзаб булыр
Ayah 9إِلَّا مَنۡ خَطِفَ ٱلۡخَطۡفَةَ فَأَتۡبَعَهُۥ شِهَابࣱ ثَاقِبࣱ
Мәгәр бер шайтан фәрештәләрдән сүз урласа, ул шайтанны йолдызның бер якты очкыны һәлак итәр
Ayah 10فَٱسۡتَفۡتِهِمۡ أَهُمۡ أَشَدُّ خَلۡقًا أَم مَّنۡ خَلَقۡنَآۚ إِنَّا خَلَقۡنَٰهُم مِّن طِينࣲ لَّازِبِۭ
Кәферләрдән сора, алармы халык ителүдә куәтлерәк, яки Без халык иткән җир, күкләр вә фәрештәләрме куәтлерәк төзелештә? Без Адәмне кулга ябыша торган балчыктан халык кылдык, ничек Аллаһуга каршы сүз әйтә алалар
Ayah 11بَلۡ عَجِبۡتَ وَيَسۡخَرُونَ
Бәлки син Аллаһуның кодрәтенә яки кәферләрнең терелеп кабердән кубарылуны инкяр итүләренә гаебләнәсеңдер? Бит алар синең "Җәза алыр өчен кыямәт көнне барча кеше тереләчәк", – дигән сүзеңне мәсхәрә итәләр
Ayah 12وَإِذَا ذُكِّرُواْ لَا يَذۡكُرُونَ
Әгәр аларга вәгазь сөйләнсә – һич вәгазьләнмәсләр
Ayah 13وَإِذَا رَأَوۡاْ ءَايَةࣰ يَسۡتَسۡخِرُونَ
Әгәр бер могъҗиза күрсәләр, аны мәсхәрәлән көләләр
Ayah 14وَقَالُوٓاْ إِنۡ هَٰذَآ إِلَّا سِحۡرࣱ مُّبِينٌ
Бу без күргән нәрсә могъҗиза түгел мәгәр ачык сихер, диләр
Ayah 15أَءِذَا مِتۡنَا وَكُنَّا تُرَابࣰ ا وَعِظَٰمًا أَءِنَّا لَمَبۡعُوثُونَ
Янә кәферләр әйттеләр: "Әйә без үлеп сөякләребез дә череп туфрак булгач, яңадан терелеп кубарылырбызмы
Ayah 16أَوَءَابَآؤُنَا ٱلۡأَوَّلُونَ
Яки безнең әүвәлдәге бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы
Ayah 17قُلۡ نَعَمۡ وَأَنتُمۡ دَٰخِرُونَ
Син аларга әйт: "Әйе үзегез һәм бабаларыгыз да хур вә мескен хәлдә кубарылырсыз
Ayah 18فَإِنَّمَا هِيَ زَجۡرَةࣱ وَٰحِدَةࣱ فَإِذَا هُمۡ يَنظُرُونَ
Кешеләрнең терелеп каберләреннән чыгулары фәкать бер тавыш белән булыр, ул эшнең Аллаһуга һич авырлыгы юк, һәм Аллаһу хозурына җыелгач, безгә ни булыр инде, дип көтәрләр
Ayah 19وَقَالُواْ يَٰوَيۡلَنَا هَٰذَا يَوۡمُ ٱلدِّينِ
Кәферләр әйтерләр: "Бу җәза көнедер бүген безгә хәсрәт вә һәлакәтлек, кылган явызлыгыбызның җәзасын бүген күрәбез
Ayah 20هَٰذَا يَوۡمُ ٱلۡفَصۡلِ ٱلَّذِي كُنتُم بِهِۦ تُكَذِّبُونَ
Фәрештәләр кәферләргә әйтерләр: "Менә бу көн сез ышанмаган хак җәза көнедер һәм җәһәннәмгә керәсе кешеләр җәннәткә керәсе кешеләрдән аерыласы көндер
Ayah 21۞ٱحۡشُرُواْ ٱلَّذِينَ ظَلَمُواْ وَأَزۡوَٰجَهُمۡ وَمَا كَانُواْ يَعۡبُدُونَ
дәвамы түбәндәрәк
Ayah 22مِن دُونِ ٱللَّهِ فَٱهۡدُوهُمۡ إِلَىٰ صِرَٰطِ ٱلۡجَحِيمِ
Залимнәрне вә хатыннарын, вә дусларын һәм Аллаһудан башка гыйбадәт кылган сынымнарын кубарыгыз һәм аларны ут юлына куыгыз
Ayah 23وَقِفُوهُمۡۖ إِنَّهُم مَّسۡـُٔولُونَ
Вә аларны җәһәннәм алдында туктатыгыз, чөнки кылган эшләреннән, әлбәттә, алардан сорау булыр
Ayah 24مَا لَكُمۡ لَا تَنَاصَرُونَ
Сезгә ни булды, дөньядагы кеби бер-берегезгә ярдәм итешмисез
Ayah 25بَلۡ هُمُ ٱلۡيَوۡمَ مُسۡتَسۡلِمُونَ
Бәлки алар ул көндә ярдәм итешүдән гаҗиз булып, хур булганнары хәлдә Аллаһ әмеренә баш июче булырлар
Ayah 26وَأَقۡبَلَ بَعۡضُهُمۡ عَلَىٰ بَعۡضࣲ يَتَسَآءَلُونَ
Вә алар бер-берсен ґәепләп шелтә кылырлар
Ayah 27قَالُوٓاْ إِنَّكُمۡ كُنتُمۡ تَأۡتُونَنَا عَنِ ٱلۡيَمِينِ
Иярүчеләр олугъларына әйтерләр: "Без хаклыктабыз дип, ант итеп, безне алдадыгыз, без сезгә иярдек
Ayah 28قَالُواْ بَل لَّمۡ تَكُونُواْ مُؤۡمِنِينَ
Олугълары әйтерләр: "Сез үзегез хак мөэмин булмагансыз, әгәр Коръән сүзләренә ышанган булсагыз, безгә иярмәгән булыр идегез
Ayah 29وَمَا كَانَ لَنَا عَلَيۡكُم مِّن سُلۡطَٰنِۭۖ بَلۡ كُنتُمۡ قَوۡمࣰ ا طَٰغِينَ
Ихтыярда безнең сездән артыклыгыбыз юк иде, без сезне көчләп үзебезгә ияртмәдек, бәлки сез үз ихтыярыгыз илә азган кавем булгансыз
Ayah 30فَحَقَّ عَلَيۡنَا قَوۡلُ رَبِّنَآۖ إِنَّا لَذَآئِقُونَ
Барчасы бердән әйтерләр: – "Раббыбызның сезне ґәзаб кылырмын дигән сүзе безгә лязем булды, инде без ул ґәзабны бүген татучыбыз
Ayah 31فَأَغۡوَيۡنَٰكُمۡ إِنَّا كُنَّا غَٰوِينَ
Без, әлбәттә, сезне хак юлдан аздырдык, чөнки без үзебез азган идек, сез дә үз ихтыярыгыз белән безгә ияреп аздыгыз", – диярләр
Ayah 32فَإِنَّهُمۡ يَوۡمَئِذࣲ فِي ٱلۡعَذَابِ مُشۡتَرِكُونَ
Ул көндә олугълары да, иярүчеләре дә ґәзабта бергә булырлар, азгынлыкта бергә булганнары кеби
Ayah 33إِنَّا كَذَٰلِكَ نَفۡعَلُ بِٱلۡمُجۡرِمِينَ
Без, әлбәттә, кәферләрне вә азганнарны өнә шулай җәза кылачакбыз
Ayah 34إِنَّهُمۡ كَانُوٓاْ إِذَا قِيلَ لَهُمۡ لَآ إِلَٰهَ إِلَّا ٱللَّهُ يَسۡتَكۡبِرُونَ
Аларга дөреслектә Аллаһудан башка Илаһә юк мәгәр Аллаһу тәгалә үзе генә дип әйтелсә, алар Аллаһны берләүдән тәкәбберләнәләр
Ayah 35وَيَقُولُونَ أَئِنَّا لَتَارِكُوٓاْ ءَالِهَتِنَا لِشَاعِرࣲ مَّجۡنُونِۭ
Вә әйтерләр: "Искедән бирле гыйбадәт итеп килгән Илаһәләребезне, бер җенләнгән шагыйрь сүзенә карап ташлыйкмы
Ayah 36بَلۡ جَآءَ بِٱلۡحَقِّ وَصَدَّقَ ٱلۡمُرۡسَلِينَ
Ул Мухәммәд г-м хак булган Коръән белән килде, һәм үзеннән әүвәлге пәйгамбәрләргә ышанды
Ayah 37إِنَّكُمۡ لَذَآئِقُواْ ٱلۡعَذَابِ ٱلۡأَلِيمِ
Әмма сез кәферләр һәм мөшрикләр кыямәт көнне рәнҗеткүче ґәзабны татыячаксыз
Ayah 38وَمَا تُجۡزَوۡنَ إِلَّا مَا كُنتُمۡ تَعۡمَلُونَ
Сез җәзаланмассыз, мәгәр Аллаһуга каршы барып эшләгән гөнаһларыгыз өчен җәзаланырсыз
Ayah 39إِلَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلۡمُخۡلَصِينَ
Мәгәр Аллаһуның ихлас колларына ґәзаб булмас, җәннәт нигъмәтләре булыр
Ayah 40أُوْلَٰٓئِكَ لَهُمۡ رِزۡقࣱ مَّعۡلُومࣱ
Аларга җәннәттә теләгәннәре чаклы һәм алар теләгән вакытта төрле ризык булыр
Ayah 41فَوَٰكِهُ وَهُم مُّكۡرَمُونَ
Ул ризыклар төрле җимешләрдер һәм алар җәннәттә хөрмәтлеләрдер
Ayah 42فِي جَنَّٰتِ ٱلنَّعِيمِ
Нигъмәтләр белән тулган җәннәтләрдә сыйланырлар
Ayah 43عَلَىٰ سُرُرࣲ مُّتَقَٰبِلِينَ
Яхшы диваннарга бер-берсенә каршы утырып рәхәтләнерләр
Ayah 44يُطَافُ عَلَيۡهِم بِكَأۡسࣲ مِّن مَّعِينِۭ
Хезмәтчеләр аларга савыт белән хәмер китерерләр, ул хәмер җәннәттә елга булып агар
Ayah 45بَيۡضَآءَ لَذَّةࣲ لِّلشَّٰرِبِينَ
Ул хәмер сөттән ак булып эчүчеләргә ләззәтледер
Ayah 46لَا فِيهَا غَوۡلࣱ وَلَا هُمۡ عَنۡهَا يُنزَفُونَ
Ул җәннәт хәмерендә гакылны җибәрмәк вә башны авырттырмак юктыр, һәм аны эчеп дөньядагы кеби исермәсләр дә
Ayah 47وَعِندَهُمۡ قَٰصِرَٰتُ ٱلطَّرۡفِ عِينࣱ
Вә яннарында хатыннары булыр, алар күзләрен үз ирләреннән алмаслар, башкага карамаслар, ул хатыннарның күзләре зур һәм матурдыр
Ayah 48كَأَنَّهُنَّ بَيۡضࣱ مَّكۡنُونࣱ
Ул хатыннарның йөзләре аклыкта тәвә кошының йомыркасы кеби, анда аз гына сарылык булып иң матур төстер
Ayah 49فَأَقۡبَلَ بَعۡضُهُمۡ عَلَىٰ بَعۡضࣲ يَتَسَآءَلُونَ
Ул ләззәтле эчемлекләрне эчкәндә әйләнеп бер – берсеннән сорашырлар
Ayah 50قَالَ قَآئِلࣱ مِّنۡهُمۡ إِنِّي كَانَ لِي قَرِينࣱ
Алардан бер сөйләүчесе әйтте: "Минем дөньяда кабердән терелеп чыгуны инкяр итүче бер иптәшем бар иде
Ayah 51يَقُولُ أَءِنَّكَ لَمِنَ ٱلۡمُصَدِّقِينَ
Ул миңа әйтәдер иде: "Әйә син кабердән терелеп чыгуга ышанасыңмы
Ayah 52أَءِذَا مِتۡنَا وَكُنَّا تُرَابࣰ ا وَعِظَٰمًا أَءِنَّا لَمَدِينُونَ
Без үлеп сөякләребез череп туфрак булгач, терелеп хисаб вә җәза ителербезме?" – дип
Ayah 53قَالَ هَلۡ أَنتُم مُّطَّلِعُونَ
Җәннәттәге әлеге мөэмин әйтер: "Ул терелеп кубарылуны инкяр итүче иптәшемне җәһәннәмнән күрсәтимме
Ayah 54فَٱطَّلَعَ فَرَءَاهُ فِي سَوَآءِ ٱلۡجَحِيمِ
Һәм җәннәттә булганы хәлдә җәһәннәмгә карап, әлеге иптәшен ут уртасында күрер
Ayah 55قَالَ تَٱللَّهِ إِن كِدتَّ لَتُرۡدِينِ
Уттагы иптәшенә кычкырып әйтер: "Валлаһи син мине ышанмаска өндәп үзең кеби утка салырга якын булдың
Ayah 56وَلَوۡلَا نِعۡمَةُ رَبِّي لَكُنتُ مِنَ ٱلۡمُحۡضَرِينَ
Әгәр Раббым миңа иманны ингам итмәсә, әлбәттә, сезнең белән бергә мәңгегә утка салынган булыр идем
Ayah 57أَفَمَا نَحۡنُ بِمَيِّتِينَ
Мөэминнәр җәннәттә бер-берсенә әйтешерләр: "Без җәннәттә тагын үлмәбезме
Ayah 58إِلَّا مَوۡتَتَنَا ٱلۡأُولَىٰ وَمَا نَحۡنُ بِمُعَذَّبِينَ
Дөньядагы үлүебездән башка тагын үлмәбезме һәм утта ґәзаб та ителмәбезме
Ayah 59إِنَّ هَٰذَا لَهُوَ ٱلۡفَوۡزُ ٱلۡعَظِيمُ
Әгәр җәннәттә үлмәсәк һәм ґәзаб кылынмасак, бу эш, әлбәттә, олугъ теләккә вә зур бәхеткә ирешмәстер
Ayah 60لِمِثۡلِ هَٰذَا فَلۡيَعۡمَلِ ٱلۡعَٰمِلُونَ
Әнә шундый бәхеткә ирешү өчен, гамәл кылучылар, әлбәттә, җәннәткә алып керә торган хәерле эшләрне эшләсеннәр вә изге гамәлләрне кылсыннар
Ayah 61أَذَٰلِكَ خَيۡرࣱ نُّزُلًا أَمۡ شَجَرَةُ ٱلزَّقُّومِ
Кеше өчен мәңге торачак урын йөзеннән, нигъмәтләр белән тулган җәннәтләр яхшымы? Яки заккум агачы үсә торган җәһәннәм яхшымы
Ayah 62إِنَّا جَعَلۡنَٰهَا فِتۡنَةࣰ لِّلظَّٰلِمِينَ
Ул заккум агачының җәһәннәм уты эчендә үскәнлегенә һәм җимеш биргәнлегенә ышанмыйлар, ышанмаулары аларга ґәзаб өстенә ґәзаб булачак. Ул җимеш энәле булып ашаганда тамакны ертыр, ачылыгы тамакны көйдерер. Ышанмаучыларга шул җимешне ашатырлар
Ayah 63إِنَّهَا شَجَرَةࣱ تَخۡرُجُ فِيٓ أَصۡلِ ٱلۡجَحِيمِ
Дөреслектә ул агач җәһәннәмнең төбеннән чыгып үсәдер
Ayah 64طَلۡعُهَا كَأَنَّهُۥ رُءُوسُ ٱلشَّيَٰطِينِ
Аның җимешләре кабахәтлектә гүя шайтан башларыдыр
Ayah 65فَإِنَّهُمۡ لَأٓكِلُونَ مِنۡهَا فَمَالِـُٔونَ مِنۡهَا ٱلۡبُطُونَ
Имансызлар, әлбәттә, ул агачның җимешен ашарлар, һәм шул ачы җимеш белән корсакларын тутырачаклар
Ayah 66ثُمَّ إِنَّ لَهُمۡ عَلَيۡهَا لَشَوۡبࣰ ا مِّنۡ حَمِيمࣲ
Соңра аларга эрен кушылган кайнар су эчерелер
Ayah 67ثُمَّ إِنَّ مَرۡجِعَهُمۡ لَإِلَى ٱلۡجَحِيمِ
Соңра аларның кайтарылмаклары җәһәннәмгәдер
Ayah 68إِنَّهُمۡ أَلۡفَوۡاْ ءَابَآءَهُمۡ ضَآلِّينَ
Алар ата-бабаларының хак юлдан адашканлыкларын белделәр, ләкин белсәләр дә хак динне кабул итмәделәр
Ayah 69فَهُمۡ عَلَىٰٓ ءَاثَٰرِهِمۡ يُهۡرَعُونَ
Аларның адашканын белә торып аталарына ашыгып иярделәр һәм алар гыйбадәт кылган сынымнарга гыйбадәт кылдылар
Ayah 70وَلَقَدۡ ضَلَّ قَبۡلَهُمۡ أَكۡثَرُ ٱلۡأَوَّلِينَ
Тәхкыйк әүвәлгеләрнең дә күбрәге адашкан иделәр
Ayah 71وَلَقَدۡ أَرۡسَلۡنَا فِيهِم مُّنذِرِينَ
Без аларга, әлбәттә, җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәрләр җибәрдек
Ayah 72فَٱنظُرۡ كَيۡفَ كَانَ عَٰقِبَةُ ٱلۡمُنذَرِينَ
Күр! Куркытылып та пәйгамбәрләрне ялганга тотучыларның ахыры ничек булды, әлбәттә, һәлак булдылар
Ayah 73إِلَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلۡمُخۡلَصِينَ
Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары ґәзабтан котылдылар
Ayah 74وَلَقَدۡ نَادَىٰنَا نُوحࣱ فَلَنِعۡمَ ٱلۡمُجِيبُونَ
Нух г-м кавеменең иманга килүеннән өмет кисеп: "Йә Рабби, ярдәм бир", – дип, Безгә дога кылды, ни хуш доганы кабул итүчеләрдәнбез
Ayah 75وَنَجَّيۡنَٰهُ وَأَهۡلَهُۥ مِنَ ٱلۡكَرۡبِ ٱلۡعَظِيمِ
Нухны вә аңа ияргән мөселман җәмәгатьне кәферләрнең золымыннан һәм Туфан суына батып һәлак булудан коткардык
Ayah 76وَجَعَلۡنَا ذُرِّيَّتَهُۥ هُمُ ٱلۡبَاقِينَ
Вә Нухның балаларын кыямәткә чаклы калдырдык, дөньядагы барча кеше аның нәселеннәндер
Ayah 77وَتَرَكۡنَا عَلَيۡهِ فِي ٱلۡأٓخِرِينَ
Без Нух өчен аңардан соң килгән пәйгамбәрләрдә яхшы исем калдырдык, һәр ышанучы аны мактап сөйләр
Ayah 78سَلَٰمٌ عَلَىٰ نُوحࣲ فِي ٱلۡعَٰلَمِينَ
Барча гамәлдә ул Нухка кеше, җен, вә фәрештәләр сәлам әйтерләр
Ayah 79إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجۡزِي ٱلۡمُحۡسِنِينَ
Без, әлбәттә, яхшыларга әнә шулай изге җәза бирәбез
Ayah 80إِنَّهُۥ مِنۡ عِبَادِنَا ٱلۡمُؤۡمِنِينَ
Ул Нух Безнең хак мөэмин колларыбыздандыр
Ayah 81ثُمَّ أَغۡرَقۡنَا ٱلۡأٓخَرِينَ
Соңра аның имансыз кавемен суга батырып һәлак иттек
Ayah 82۞وَإِنَّ مِن شِيعَتِهِۦ لَإِبۡرَٰهِيمَ
Диннең асылында Нух г-мгә иярүчеләрнең берсе Ибраһим г-мдер, гәрчә аралары ике мең алты йөз кырык ел булса да
Ayah 83إِذۡ جَآءَ رَبَّهُۥ بِقَلۡبࣲ سَلِيمٍ
Ул Ибраһим Раббысына ширектән вә шиктән пакь күңел белән килде
Ayah 84إِذۡ قَالَ لِأَبِيهِ وَقَوۡمِهِۦ مَاذَا تَعۡبُدُونَ
Атасына вә кавеменә әйтте: "Аллаһны ташлап нәрсәгә гыйбадәт кыласыз
Ayah 85أَئِفۡكًا ءَالِهَةࣰ دُونَ ٱللَّهِ تُرِيدُونَ
Ялганнарның иң кабахәтен кылганыгыз хәлдә Аллаһудан башка нәрсәне Аллаһ дияргә телисез
Ayah 86فَمَا ظَنُّكُم بِرَبِّ ٱلۡعَٰلَمِينَ
Һичнәрсәгә ярамаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласыз да бит, барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хакында нәрсә уйлыйсыз? Ул – Аллаһ сезне хөкем итмәс һәм ґәзаб кылмас, дип уйлыйсызмы? Бу кавем йолдызларга табыныр иделәр, бәйрәм көннәрендә корбан чалып, корбаннарын сынымнары алдына куеп, үзләре кырга бәйрәм итәргә чыга торган булганнар, шул бәйрәм итә торган урыннарына Ибраһим г-мне дә чакырдылар
Ayah 87فَنَظَرَ نَظۡرَةࣰ فِي ٱلنُّجُومِ
Ибраһим башын күтәреп йолдызларга карады
Ayah 88فَقَالَ إِنِّي سَقِيمࣱ
Һәм әйтте: "Мин чирлим, миндә тагун чире булса кирәк, бара алмыйм
Ayah 89فَتَوَلَّوۡاْ عَنۡهُ مُدۡبِرِينَ
Һәм алар Ибраһимнең чире йокмасын дип, аны калдырып бар да кырга киттеләр
Ayah 90فَرَاغَ إِلَىٰٓ ءَالِهَتِهِمۡ فَقَالَ أَلَا تَأۡكُلُونَ
Ибраһим яшеренеп сынымнар янына керде, алларындагы корбаннарны күргәч, сынымнарга ник ашамыйсыз диде
Ayah 91مَا لَكُمۡ لَا تَنطِقُونَ
Сезгә ни булды – сөйләмисез, миңа җавап бирмисез
Ayah 92فَرَاغَ عَلَيۡهِمۡ ضَرۡبَۢا بِٱلۡيَمِينِ
Соңра сынымнарын балта белән бик каты җимерергә тотынды, чөнки башта – сынымнарыгызны валлаһи ватачакмын, дигән иде
Ayah 93فَأَقۡبَلُوٓاْ إِلَيۡهِ يَزِفُّونَ
Ибраһимнең сынымнарын ватканын ишетеп мөшрикләр йөгереп килделәр, һәм без гыйбадәт кыла торган сынымнарыбызны ник җимердең диделәр
Ayah 94قَالَ أَتَعۡبُدُونَ مَا تَنۡحِتُونَ
Ибраһим әйтте: "Үзегез агачтан, таштан юнып ясаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласызмы
Ayah 95وَٱللَّهُ خَلَقَكُمۡ وَمَا تَعۡمَلُونَ
Бит үзегезне дә вә сез сыным ясаган агач, ташларны да Аллаһ юктан бар кылды
Ayah 96قَالُواْ ٱبۡنُواْ لَهُۥ بُنۡيَٰنࣰ ا فَأَلۡقُوهُ فِي ٱلۡجَحِيمِ
Хакка каршы ачулары килеп, Намрут патша вә аның олугълары әйттеләр: "Таштан зур бина ясагыз, аннары эченә утын тутырып яндырыгыз, кайчан ялкынланып янарга тотынса, ялкын эченә Ибраһимне атыгыз", – дип
Ayah 97فَأَرَادُواْ بِهِۦ كَيۡدࣰ ا فَجَعَلۡنَٰهُمُ ٱلۡأَسۡفَلِينَ
Алар Ибраһимгә явызлыкны кылырга теләделәр, һәм Без аларның мәкерен буш кылып үзләрен хур иттек, утны Ибраһимгә салкын итеп, пәйгамбәрлегенә дәлил кылдык. Бабил шәһәреңдә Ибраһимгә эш калмады. Аллаһ хөкемнәрен ирештерде, могъҗизалар күрсәтте, инде аңа күчеп китү лязем булды
Ayah 98وَقَالَ إِنِّي ذَاهِبٌ إِلَىٰ رَبِّي سَيَهۡدِينِ
Вә ул әйтте: "Раббым әмер иткән урынга күчеп китәмен, әлбәттә, Раббым мине барасы җиремә җиткерер. Ибраһим һәм хатыны картайганнар, балалары юк иде. Шул сәбәпле карт көннәрендә булса да Ибраһим Аллаһудан бала сорады
Ayah 99رَبِّ هَبۡ لِي مِنَ ٱلصَّٰلِحِينَ
Ий Раббым миңа бер изге ир бала биргел, миңа ярдәмче булсын
Ayah 100فَبَشَّرۡنَٰهُ بِغُلَٰمٍ حَلِيمࣲ
Без Ибраһимгә бер ир бала белән шатлык хәбәрен бирдек, ул бала кечкенә чагында галим, олугъ хәлендә йомшак күңелледер
Ayah 101فَلَمَّا بَلَغَ مَعَهُ ٱلسَّعۡيَ قَالَ يَٰبُنَيَّ إِنِّيٓ أَرَىٰ فِي ٱلۡمَنَامِ أَنِّيٓ أَذۡبَحُكَ فَٱنظُرۡ مَاذَا تَرَىٰۚ قَالَ يَٰٓأَبَتِ ٱفۡعَلۡ مَا تُؤۡمَرُۖ سَتَجِدُنِيٓ إِن شَآءَ ٱللَّهُ مِنَ ٱلصَّٰبِرِينَ
Ул бала җиде яшенә җитеп атасы илә йөри башлагач, Ибраһим әйтте: "Ий угълым, мин төшемдә Аллаһ тарафыннан сине корбан итеп чалырга боерыламын, уйлап күр бу эшкә ничек карыйсың? Угълы Исмагыйл әйтте: "Ий атам, ни белән боерылган булсаң, шуны эшлә, мин Аллаһ хөкеменә ризамын, бу эштә мине, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың", – дип
Ayah 102فَلَمَّآ أَسۡلَمَا وَتَلَّهُۥ لِلۡجَبِينِ
Безнең әмерне икесе дә риза булып кабул иттеләр һәм Исмагыйлне яны белән яткызды
Ayah 103وَنَٰدَيۡنَٰهُ أَن يَٰٓإِبۡرَٰهِيمُ
Кулына пычак алуга Без кычкырдык: "Ий Ибраһим
Ayah 104قَدۡ صَدَّقۡتَ ٱلرُّءۡيَآۚ إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجۡزِي ٱلۡمُحۡسِنِينَ
төшеңдә күргән Безнең әмерне тәсъдыйк кылдың, үтәгән хөкемендә булдың". Әнә шулай үзебезгә итагать иткән яхшы мөэминнәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез
Ayah 105إِنَّ هَٰذَا لَهُوَ ٱلۡبَلَٰٓؤُاْ ٱلۡمُبِينُ
Аллаһуның изге балаңны корбан итеп чал дигән әмере, әлбәттә, зур һәм авыр сынаудыр
Ayah 106وَفَدَيۡنَٰهُ بِذِبۡحٍ عَظِيمࣲ
Без аңа Исмагыйл урынына корбан итеп бугазлар өчен җәннәтән бер зур тәкә бирдек
Ayah 107وَتَرَكۡنَا عَلَيۡهِ فِي ٱلۡأٓخِرِينَ
Яхшылыгы белән искә алу өчен дөньяга соңыннан килгәннәргә Ибраһимнең яхшы әсәрләрен калдырдык
Ayah 108سَلَٰمٌ عَلَىٰٓ إِبۡرَٰهِيمَ
Ул Ибраһимгә барча галәм сәлам әйтер
Ayah 109كَذَٰلِكَ نَجۡزِي ٱلۡمُحۡسِنِينَ
Яхшы эшләрне кылучыга Без шулай изгелек итәбез
Ayah 110إِنَّهُۥ مِنۡ عِبَادِنَا ٱلۡمُؤۡمِنِينَ
Ибраһим Безнең хак мөэмин колларыбыздандыр
Ayah 111وَبَشَّرۡنَٰهُ بِإِسۡحَٰقَ نَبِيࣰّ ا مِّنَ ٱلصَّٰلِحِينَ
Дәхи Исхакны бирәчәгебез белән шатлыклы хәбәр бирдек, ул Исхак изгеләрдән вә пәйгамбәрләрдән булды
Ayah 112وَبَٰرَكۡنَا عَلَيۡهِ وَعَلَىٰٓ إِسۡحَٰقَۚ وَمِن ذُرِّيَّتِهِمَا مُحۡسِنࣱ وَظَالِمࣱ لِّنَفۡسِهِۦ مُبِينࣱ
Ибраһимгә вә Исхакка эшләрендә вә нәселләрендә бәрәкәт бирдек, вә аларның нәселеннән килгән кешеләрнең бәгъзеләре көферлек вә бозыклык белән үзләренә ачык золым итүчеләрдер
Ayah 113وَلَقَدۡ مَنَنَّا عَلَىٰ مُوسَىٰ وَهَٰرُونَ
Тәхкыйк Муса илә Һарунга пәйгамбәрлек биреп нигъмәтләндердек
Ayah 114وَنَجَّيۡنَٰهُمَا وَقَوۡمَهُمَا مِنَ ٱلۡكَرۡبِ ٱلۡعَظِيمِ
Аларны вә кавемнәрен зур бәладән коткардык, ягъни Фиргауннең золымыннан вә суга батудан коткардык
Ayah 115وَنَصَرۡنَٰهُمۡ فَكَانُواْ هُمُ ٱلۡغَٰلِبِينَ
Без аларга ярдәм бирдек һәм дошманнарын җиңделәр
Ayah 116وَءَاتَيۡنَٰهُمَا ٱلۡكِتَٰبَ ٱلۡمُسۡتَبِينَ
Вә Без аларга һәрнәрсәне бәян кылып бетергән Тәүратны бирдек
Ayah 117وَهَدَيۡنَٰهُمَا ٱلصِّرَٰطَ ٱلۡمُسۡتَقِيمَ
Вә аларны туры юлга күндердек
Ayah 118وَتَرَكۡنَا عَلَيۡهِمَا فِي ٱلۡأٓخِرِينَ
Вә соңыннан килгәннәргә Муса илә Һарунны яхшылык белән искә алуны калдырдык
Ayah 119سَلَٰمٌ عَلَىٰ مُوسَىٰ وَهَٰرُونَ
Яхшылык илә искә алулары Муса илә Һарунга сәлам булсын димәкләредер
Ayah 120إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجۡزِي ٱلۡمُحۡسِنِينَ
Тәхкыйк Без гөнаһтан сакланып яхшылык кылучыларга изгелек итәбез
Ayah 121إِنَّهُمَا مِنۡ عِبَادِنَا ٱلۡمُؤۡمِنِينَ
Дөреслектә алар Безнең хак мөэмин колларыбыздан иделәр
Ayah 122وَإِنَّ إِلۡيَاسَ لَمِنَ ٱلۡمُرۡسَلِينَ
Вә Ильяс та Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер
Ayah 123إِذۡ قَالَ لِقَوۡمِهِۦٓ أَلَا تَتَّقُونَ
Кавеменә: "Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аңа гыйбадәт кылмыйсыз" – диде
Ayah 124أَتَدۡعُونَ بَعۡلࣰ ا وَتَذَرُونَ أَحۡسَنَ ٱلۡخَٰلِقِينَ
Сезне вә һәрнәрсәне күркәм сурәттә халык кылучы Аллаһуны куеп, бәгел исемле сынымга табынасызмы
Ayah 125ٱللَّهَ رَبَّكُمۡ وَرَبَّ ءَابَآئِكُمُ ٱلۡأَوَّلِينَ
Ул – Аллаһ сезнең Раббыгыз вә әүвәлге бабаларыгызның Раббысыдыр
Ayah 126فَكَذَّبُوهُ فَإِنَّهُمۡ لَمُحۡضَرُونَ
Алар Ильясны ялганга тоттылар, үзләре вә сынымнары җыелып утта булырлар
Ayah 127إِلَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلۡمُخۡلَصِينَ
Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары утка кермәсләр
Ayah 128وَتَرَكۡنَا عَلَيۡهِ فِي ٱلۡأٓخِرِينَ
Без Ильяска соңыннан килгәннәрнең телләрендә яхшы сүз калдырдык
Ayah 129سَلَٰمٌ عَلَىٰٓ إِلۡ يَاسِينَ
Ул сүз Ильяска сәлам булсын димәкләредер
Ayah 130إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجۡزِي ٱلۡمُحۡسِنِينَ
Гөнаһтан сакланып изге гамәлләр кылучыларга әнә шулай изгелек итәбез
Ayah 131إِنَّهُۥ مِنۡ عِبَادِنَا ٱلۡمُؤۡمِنِينَ
Дөреслектә Ильяс Безнең хак мөэмин колларыбыздан иде
Ayah 132وَإِنَّ لُوطࣰ ا لَّمِنَ ٱلۡمُرۡسَلِينَ
Вә Лут г-мдә Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер
Ayah 133إِذۡ نَجَّيۡنَٰهُ وَأَهۡلَهُۥٓ أَجۡمَعِينَ
Без аны вә кавемен ґәзабтан коткардык
Ayah 134إِلَّا عَجُوزࣰ ا فِي ٱلۡغَٰبِرِينَ
Мәгәр аның хатынын ґәзабта кылучылардан кылдык
Ayah 135ثُمَّ دَمَّرۡنَا ٱلۡأٓخَرِينَ
Соңра калганнарын барчасын һәлак иттек
Ayah 136وَإِنَّكُمۡ لَتَمُرُّونَ عَلَيۡهِم مُّصۡبِحِينَ
Ий кәферләр, көндез ул тарафтан үткәнегездә аларның һәлак булган урынын күрерсез
Ayah 137وَبِٱلَّيۡلِۚ أَفَلَا تَعۡقِلُونَ
Һәм кич белән үткәндә дә күрерсез! Аларның хәлен күргәч, уйлап фикерләп карамыйсызмы
Ayah 138وَإِنَّ يُونُسَ لَمِنَ ٱلۡمُرۡسَلِينَ
Вә Йунүс та Безнең җибәргән пәйгамбәләребездәндер
Ayah 139إِذۡ أَبَقَ إِلَى ٱلۡفُلۡكِ ٱلۡمَشۡحُونِ
Йунүс иман китермәгән кавемен ташлап, кешеләр белән тулган зур көймәгә керде
Ayah 140فَسَاهَمَ فَكَانَ مِنَ ٱلۡمُدۡحَضِينَ
Көймә кузгалмады, шул сәбәпле көймәдәге кешеләр, арабызда качкан кеше бардыр, дип, шөбаґә салдылар, һәм шөбаґә Йунүска чыгып, аны диңгезгә ташладылар
Ayah 141فَٱلۡتَقَمَهُ ٱلۡحُوتُ وَهُوَ مُلِيمࣱ
Аны дәрхәл бер зур балык йотты, вә ул Аллаһ рөхсәтеннән башка кавемен ташлап киткәне өчен үзен үзе шелтәлидер
Ayah 142فَلَوۡلَآ أَنَّهُۥ كَانَ مِنَ ٱلۡمُسَبِّحِينَ
Әгәр Йунүс "Һич юктыр Илаһә, мәгәр Син генә йә Рабби, мин Сине һәр кимчелектән пакьсең дип беләм, мин, әлбәттә, Синең рөхсәтеңнән башка китеп, үземә золым итүчеләрдән булдым", – дип әйтмәсә иде
Ayah 143لَلَبِثَ فِي بَطۡنِهِۦٓ إِلَىٰ يَوۡمِ يُبۡعَثُونَ
Әлбәттә, ул балык карынында кешеләр терелеп каберләреннән кубарылган көнгә чаклы торыр иде
Ayah 144۞فَنَبَذۡنَٰهُ بِٱلۡعَرَآءِ وَهُوَ سَقِيمࣱ
Без аны берникадәр вакыт балык карнында торганнан соң сырхау булганы хәлдә корыга чыгарып ташладык, ягъни Аллаһ әмере белән балык Йунүсны су читенә, корыга чыгарып куйды
Ayah 145وَأَنۢبَتۡنَا عَلَيۡهِ شَجَرَةࣰ مِّن يَقۡطِينࣲ
Вә аның янында киң яфраклы агач үстердек, ул агач аңа кояштан күләгә булды һәм ул агач янына чебен, черки, кигәвен кебиләр килмәделәр, чөнки аның тәне җәрәхәтләнгән иде. Ул шул урында берничә көн торып Аллаһның рәхмәте белән бик тиз сәламәтләнде
Ayah 146وَأَرۡسَلۡنَٰهُ إِلَىٰ مِاْئَةِ أَلۡفٍ أَوۡ يَزِيدُونَ
Без аны йөз меңле яки йөз меңнән артыграк кешеле шәһәргә пәйгамбәр итеп җибәргән идек, балык карыныннан чыккач та шул шәһәргә җибәрдек
Ayah 147فَـَٔامَنُواْ فَمَتَّعۡنَٰهُمۡ إِلَىٰ حِينࣲ
Һәм бу юлы һәммәсе иман китерделәр, вә Без дә аларны билгеләнгән әҗәлләренә чаклы малларыннан файдаландырдык, тыныч яшәттек
Ayah 148فَٱسۡتَفۡتِهِمۡ أَلِرَبِّكَ ٱلۡبَنَاتُ وَلَهُمُ ٱلۡبَنُونَ
Син алардан сорап кара: "Әйә кызлар Аллаһуның баласы булып, ирләр ул мөшрикләрнең балаларымы
Ayah 149أَمۡ خَلَقۡنَا ٱلۡمَلَٰٓئِكَةَ إِنَٰثࣰ ا وَهُمۡ شَٰهِدُونَ
Яки Без фәрештәләрне кызлар итеп халык кылганыбызны алар күреп тордылармы
Ayah 150أَلَآ إِنَّهُم مِّنۡ إِفۡكِهِمۡ لَيَقُولُونَ
Әгаһ булыгыз алар ялганчы булганлыкларыннан
Ayah 151وَلَدَ ٱللَّهُ وَإِنَّهُمۡ لَكَٰذِبُونَ
Аллаһуның баласы бар дип әйтәләр, тәхкыйк алар ул сүзләрендә ялганчылардыр
Ayah 152أَصۡطَفَى ٱلۡبَنَاتِ عَلَى ٱلۡبَنِينَ
Ий мөшрикләр, сез Аллаһ ир балаларны куеп кыз балаларны үзенә ихтыяр итте дисезме
Ayah 153مَا لَكُمۡ كَيۡفَ تَحۡكُمُونَ
Сезгә ни булды, һич гакылга сыймый торган нәрсәне хөкем итәсез
Ayah 154أَفَلَا تَذَكَّرُونَ
Аз гына булса да уйлап фикерләп карамыйсызмы
Ayah 155أَمۡ لَكُمۡ سُلۡطَٰنࣱ مُّبِينࣱ
Яки Аллаһуның баласы барлыгына сезнең ачык бер дәлилегез бармы
Ayah 156فَأۡتُواْ بِكِتَٰبِكُمۡ إِن كُنتُمۡ صَٰدِقِينَ
Китабыгызны китерегез, укып карыйк, әгәр Аллаһуның баласы бар дигән сүзегез дөрес булса
Ayah 157وَجَعَلُواْ بَيۡنَهُۥ وَبَيۡنَ ٱلۡجِنَّةِ نَسَبࣰ اۚ وَلَقَدۡ عَلِمَتِ ٱلۡجِنَّةُ إِنَّهُمۡ لَمُحۡضَرُونَ
Мөшрикләр Аллаһ белән фәрештәләр арасында нәсеп кылдылар. Аллаһуның кызлары дип әйтелгән фәрештәләр белделәр, ул сүзне әйткән мөшрикләрнең җәһәннәмгә кереп ґәзаб кылыначакларын
Ayah 158سُبۡحَٰنَ ٱللَّهِ عَمَّا يَصِفُونَ
Аллаһ мөшрикләр ифтира кылган баладан пакьтер
Ayah 159إِلَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلۡمُخۡلَصِينَ
Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары Аллаһуга ялганны ифтира кылмаслар, алар ґәзабдан ераклардыр
Ayah 160فَإِنَّكُمۡ وَمَا تَعۡبُدُونَ
Сез мөшрикләр вә гыйбадәт кылган сынымнарыгыз
Ayah 161مَآ أَنتُمۡ عَلَيۡهِ بِفَٰتِنِينَ
сез кешеләрне имансыз, динсез итә алмассыз
Ayah 162إِلَّا مَنۡ هُوَ صَالِ ٱلۡجَحِيمِ
мәгәр җәһәннәмгә салыначак кешеләрне үзегезгә ияртеп аздырырсыз
Ayah 163وَمَا مِنَّآ إِلَّا لَهُۥ مَقَامࣱ مَّعۡلُومࣱ
Җәбраил фәрештә әйтте: "Безнең арабызда фәрештәләрнең һәрберсенә билгеләнгән гыйбадәт урыны бардыр
Ayah 164وَإِنَّا لَنَحۡنُ ٱلصَّآفُّونَ
Вә без гыйбадәттә, әлбәттә, саф-саф булып торабыз
Ayah 165وَإِنَّا لَنَحۡنُ ٱلۡمُسَبِّحُونَ
Вә без Аллаһу тәгаләгә даим тәсбихләр әйтәбез
Ayah 166وَإِن كَانُواْ لَيَقُولُونَ
Гәрчә мөшрикләр әйтсәләр дә
Ayah 167لَوۡ أَنَّ عِندَنَا ذِكۡرࣰ ا مِّنَ ٱلۡأَوَّلِينَ
Әгәр әүвәлге өммәтләргә иңгән китап кеби безгә дә бер китап иңгән булса
Ayah 168لَكُنَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلۡمُخۡلَصِينَ
Без, әлбәттә, Аллаһуның ихласлы колларыннан булыр идек", – дип
Ayah 169فَكَفَرُواْ بِهِۦۖ فَسَوۡفَ يَعۡلَمُونَ
Алар әйткәнчә Коръән килгән иде, аны инкяр иттеләр, эшләренең ахыры ничек булачагын тиздән белерләр
Ayah 170وَلَقَدۡ سَبَقَتۡ كَلِمَتُنَا لِعِبَادِنَا ٱلۡمُرۡسَلِينَ
Тәхкыйк пәйгамбәр булган колларыбызга ярдәм бирәчәкбез, дигән вәгъдәбез булып үтте
Ayah 171إِنَّهُمۡ لَهُمُ ٱلۡمَنصُورُونَ
Алар, әлбәттә, ярдәм бирелмеш булырлар
Ayah 172وَإِنَّ جُندَنَا لَهُمُ ٱلۡغَٰلِبُونَ
Дәхи мөэминнәр Безнең гаскәрләребездер, алар, әлбәттә, дошманнарын җиңәрләр
Ayah 173فَتَوَلَّ عَنۡهُمۡ حَتَّىٰ حِينࣲ
Ий Мухәммәд г-м, син алардан вәгъдә иткән көнебез җиткәнче, алардан кисел
Ayah 174وَأَبۡصِرۡهُمۡ فَسَوۡفَ يُبۡصِرُونَ
Аларга ирешәчәк мәшәкатьләрне үзләренә күрсәт! Тиздән күрерләр мөэминнәргә нигъмәт, кәферләргә ґәзаб хәзерләнгәнлеген
Ayah 175أَفَبِعَذَابِنَا يَسۡتَعۡجِلُونَ
Әйә алар ахмаклык белән Безнең ґәзабыбызның тиз килүен телиләрме
Ayah 176فَإِذَا نَزَلَ بِسَاحَتِهِمۡ فَسَآءَ صَبَاحُ ٱلۡمُنذَرِينَ
Әгәр Безнең ґәзабыбыз ул кавемгә иңсә, куркытып та курыкмаган кавемнең таңы нинди яман таң булыр
Ayah 177وَتَوَلَّ عَنۡهُمۡ حَتَّىٰ حِينࣲ
Вәгъдә көненә чаклы алардан кисел
Ayah 178وَأَبۡصِرۡ فَسَوۡفَ يُبۡصِرُونَ
Син аларга җәзаны күрсәт, хаклык кайда икәнен тиздән күрерләр
Ayah 179سُبۡحَٰنَ رَبِّكَ رَبِّ ٱلۡعِزَّةِ عَمَّا يَصِفُونَ
Барча кимчелектән пакь булган синең Раббың, өстенлек һәм кодрәт Раббысыдыр, Ул мөшрикләр сыйфатлаган нәрсәләрдән пакьтер
Ayah 180وَسَلَٰمٌ عَلَى ٱلۡمُرۡسَلِينَ
Вә барча пәйгамбәрләргә Аллаһуның сәламе булсын
Ayah 181وَٱلۡحَمۡدُ لِلَّهِ رَبِّ ٱلۡعَٰلَمِينَ
Вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһуга мактау булсын
Ayah 182