Surah An-Najm — The Star
Surah An-Najm (The Star) is chapter 53 of the Quran, with 62 verses. This page presents the Arabic text with a Tatar translation, verse by verse.
وَٱلنَّجۡمِ إِذَا هَوَىٰ
Баючы йолдыз белән ант итәмен
Ayah 1مَا ضَلَّ صَاحِبُكُمۡ وَمَا غَوَىٰ
Сезне туры юлдан җитәкләүче юлдашыгыз Мухәммәд г-м туры юлдан һич адашмады һәм бозылмады, азмады
Ayah 2وَمَا يَنطِقُ عَنِ ٱلۡهَوَىٰٓ
Һәм ул үз белдеге белән сөйләмәс
Ayah 3إِنۡ هُوَ إِلَّا وَحۡيࣱ يُوحَىٰ
Аның Ислам хакында сөйләгән сүзе фәкать Аллаһудан иңдерелгән вәхийдер
Ayah 4عَلَّمَهُۥ شَدِيدُ ٱلۡقُوَىٰ
Вәхийне яки Ислам динен аңа каты куәт иясе Җәбраил фәрештә өйрәтте
Ayah 5ذُو مِرَّةࣲ فَٱسۡتَوَىٰ
Ул фәрештә күркәм холыклы вә матур кыяфәтле вә гаять туры һәм гакыл ияседер, заһир булды, күренде үзенең асыл сурәте белән
Ayah 6وَهُوَ بِٱلۡأُفُقِ ٱلۡأَعۡلَىٰ
Ул фәрештә офыкның югарысында иде
Ayah 7ثُمَّ دَنَا فَتَدَلَّىٰ
Соңра Мухәммәд г-мгә якынлашты һәм югарыдан сузылды аңа сүз әйтмәк өчен
Ayah 8فَكَانَ قَابَ قَوۡسَيۡنِ أَوۡ أَدۡنَىٰ
Аралары ике җәя хәтле генә калды яки аннан да якынрак булды
Ayah 9فَأَوۡحَىٰٓ إِلَىٰ عَبۡدِهِۦ مَآ أَوۡحَىٰ
Җәбраил фәрештә Аллаһуның колы Мухәммәд г-мгә вәхий кылды үзенә Аллаһудан вәхий ителгән нәрсәне
Ayah 10مَا كَذَبَ ٱلۡفُؤَادُ مَا رَأَىٰٓ
Мухәммәд г-мнең күңеле күргәнен ялган димәде, нык ышанды, ягъни Җәбраил фәрештәне үз сурәтендә күрде һәм Аллаһуны күңеле илә күрде
Ayah 11أَفَتُمَٰرُونَهُۥ عَلَىٰ مَا يَرَىٰ
Әллә Мухәммәднең күргән нәрсәсенә шөбһә итеп низагълашасызмы
Ayah 12وَلَقَدۡ رَءَاهُ نَزۡلَةً أُخۡرَىٰ
Тәхкыйк ул Җәбраилне үз сурәтендә күрде икенче мәртәбә
Ayah 13عِندَ سِدۡرَةِ ٱلۡمُنتَهَىٰ
Сидерәтүлмүнтәһә агачы янында
Ayah 14عِندَهَا جَنَّةُ ٱلۡمَأۡوَىٰٓ
Мәэва җәннәте шул агач янындадыр
Ayah 15إِذۡ يَغۡشَى ٱلسِّدۡرَةَ مَا يَغۡشَىٰ
Ул агачны күп фәрештәләр каплаган иде
Ayah 16مَا زَاغَ ٱلۡبَصَرُ وَمَا طَغَىٰ
Мухәммәд г-мнең күзе шул агачтан һәм фәрештәләрдән читкә авышмады һәм куелган чиктән уңга-сулга үтмәде
Ayah 17لَقَدۡ رَأَىٰ مِنۡ ءَايَٰتِ رَبِّهِ ٱلۡكُبۡرَىٰٓ
Тәхкыйк ул күрде мигъраҗдә Раббысының олугъ галәмәт вә дәлилләрен
Ayah 18أَفَرَءَيۡتُمُ ٱللَّٰتَ وَٱلۡعُزَّىٰ
Лут, Гүзза исемле сынымнарны күрдегезме
Ayah 19وَمَنَوٰةَ ٱلثَّالِثَةَ ٱلۡأُخۡرَىٰٓ
Вә алардан башка өченче Мәнат исемле сынымны күрәсезме? Ягъни шул һичнәрсәгә ярамаган сынымнар Аллаһуның ярдәмчесе яки угыллары була алалармы
Ayah 20أَلَكُمُ ٱلذَّكَرُ وَلَهُ ٱلۡأُنثَىٰ
Ий мөшрикләр, үзегезгә ир балалар булып үзегез яратмаган кыз балаларны Аллаһуга иснад итәсезме? Ягъни Аллаһуның кыз балалары бар дисезме
Ayah 21تِلۡكَ إِذࣰ ا قِسۡمَةࣱ ضِيزَىٰٓ
Әгәр ир балаларны – үзләренә, кыз балаларны – Аллаһуга бүлә торган булсалар, бу бүлү тиешсез, үлчәүсез бүлүдер. Ягъни мөшрикләр Лут, Гүзза, Мәнат исемнәрне сынымнарга бирделәр дә аларны Аллаһның кызлары диделәр
Ayah 22إِنۡ هِيَ إِلَّآ أَسۡمَآءࣱ سَمَّيۡتُمُوهَآ أَنتُمۡ وَءَابَآؤُكُم مَّآ أَنزَلَ ٱللَّهُ بِهَا مِن سُلۡطَٰنٍۚ إِن يَتَّبِعُونَ إِلَّا ٱلظَّنَّ وَمَا تَهۡوَى ٱلۡأَنفُسُۖ وَلَقَدۡ جَآءَهُم مِّن رَّبِّهِمُ ٱلۡهُدَىٰٓ
Ул сынымнар һичнәрсә түгел мәгәр үзегез һәм аталарыгыз кушкан исем генәдер, Аллаһ ул сынымнарны Илаһә тотарга һәм Аллаһуның кызлары дияргә бер нинди дәлил иңдермәде. Алар дәлилгә иярмәделәр, мәгәр сукыр заннарына иярделәр һәм нәфесләре сөйгән нәрсәләргә генә иярделәр, тәхкыйк аларга Раббыларыннан туры юлны күрсәтүче Коръән килде
Ayah 23أَمۡ لِلۡإِنسَٰنِ مَا تَمَنَّىٰ
Әллә кеше үзенә ни теләсә, шул булып торамы? Яки сынымнар мөшрикләрнең теләген үтиләрме
Ayah 24فَلِلَّهِ ٱلۡأٓخِرَةُ وَٱلۡأُولَىٰ
Бит дөнья байлыгы да, ахирәт байлыгы да Аллаһу тәгаләнекедер, Аңардан узып һичкем файдалана алмас
Ayah 25۞وَكَم مِّن مَّلَكࣲ فِي ٱلسَّمَٰوَٰتِ لَا تُغۡنِي شَفَٰعَتُهُمۡ شَيۡـًٔا إِلَّا مِنۢ بَعۡدِ أَن يَأۡذَنَ ٱللَّهُ لِمَن يَشَآءُ وَيَرۡضَىٰٓ
Күкләрдә күпме фәрештәләр бардыр, ул фәрештәләрнең һич нәрсәдә шәфәгате файда бирмәс, мәгәр Аллаһ теләгән һәм зира булган бәндәсенә шәфәгать итәргә рөхсәтен бирсә генә файда булыр
Ayah 26إِنَّ ٱلَّذِينَ لَا يُؤۡمِنُونَ بِٱلۡأٓخِرَةِ لَيُسَمُّونَ ٱلۡمَلَٰٓئِكَةَ تَسۡمِيَةَ ٱلۡأُنثَىٰ
Ахирәт көненә ышанмаучылар, фәрештәләрне хатыннар исеме белән исемлиләр
Ayah 27وَمَا لَهُم بِهِۦ مِنۡ عِلۡمٍۖ إِن يَتَّبِعُونَ إِلَّا ٱلظَّنَّۖ وَإِنَّ ٱلظَّنَّ لَا يُغۡنِي مِنَ ٱلۡحَقِّ شَيۡـࣰٔ ا
Аларның бу эшләренә дәлилләре дә вә белемнәре дә юк, алар фәкать занга сукыр фикерләренә иярәләр, бит зан сукыр фикер хаклыкка, дөреслеккә һич тә ирештермидер
Ayah 28فَأَعۡرِضۡ عَن مَّن تَوَلَّىٰ عَن ذِكۡرِنَا وَلَمۡ يُرِدۡ إِلَّا ٱلۡحَيَوٰةَ ٱلدُّنۡيَا
Безнең Коръәнебез белән гамәл кылудан баш тарткан кешеләрдән кисел, алар Коръәннән дөнья файдасын гына телиләр
Ayah 29ذَٰلِكَ مَبۡلَغُهُم مِّنَ ٱلۡعِلۡمِۚ إِنَّ رَبَّكَ هُوَ أَعۡلَمُ بِمَن ضَلَّ عَن سَبِيلِهِۦ وَهُوَ أَعۡلَمُ بِمَنِ ٱهۡتَدَىٰ
Менә аларның белгән нәрсәләре шул кадәр генәдер, ягъни алар дөнья файдасын гына беләләр. Тәхкыйк, синең Раббың беләдер, Аның туры юлыннан адашкан кешене һәм дә туры юлга күнелгән кешене дә беләдер
Ayah 30وَلِلَّهِ مَا فِي ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَمَا فِي ٱلۡأَرۡضِ لِيَجۡزِيَ ٱلَّذِينَ أَسَٰٓـُٔواْ بِمَا عَمِلُواْ وَيَجۡزِيَ ٱلَّذِينَ أَحۡسَنُواْ بِٱلۡحُسۡنَى
Җирдәге вә күкләрдәге барча нәрсә Аллаһ мөлкедер, Аллаһ аларны дөньяда төзеде имансыз, динсез явызларга ґәзаб бирмәк өчен һәм иманлы динле булып, изге гамәлләрне, яхшы эшләрне кылган хак мөэминнәргә изге җәза, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирмәк өчен
Ayah 31ٱلَّذِينَ يَجۡتَنِبُونَ كَبَٰٓئِرَ ٱلۡإِثۡمِ وَٱلۡفَوَٰحِشَ إِلَّا ٱللَّمَمَۚ إِنَّ رَبَّكَ وَٰسِعُ ٱلۡمَغۡفِرَةِۚ هُوَ أَعۡلَمُ بِكُمۡ إِذۡ أَنشَأَكُم مِّنَ ٱلۡأَرۡضِ وَإِذۡ أَنتُمۡ أَجِنَّةࣱ فِي بُطُونِ أُمَّهَٰتِكُمۡۖ فَلَا تُزَكُّوٓاْ أَنفُسَكُمۡۖ هُوَ أَعۡلَمُ بِمَنِ ٱتَّقَىٰٓ
Ул хак мөэминнәр зур гөнаһлардан вә фәхеш эшләрдән сакланырлар, мәгәр кечкенә гөнаһларны эшләсәләр, тәүбә итәрләр. Тәхкыйк синең Раббың киң рәхмәтле вә ярлыкаучыдыр, Ул сезне белүчедер җирдән халык кылган вакытта вә аналарыгызның карнында бала вакытыгызны да, минем гөнаһым юк димәгез! Ул – Аллаһ гөнаһлардан саклаучы тәкъва кешеләрне белүчедер
Ayah 32أَفَرَءَيۡتَ ٱلَّذِي تَوَلَّىٰ
Хакны кабул итүдә яки Коръән белән гамәл кылудан баш тарткан кешене күрдеңме
Ayah 33وَأَعۡطَىٰ قَلِيلࣰ ا وَأَكۡدَىٰٓ
Ул хактан баш тартучы малыннан бик аз садака бирде, соңра бирүне бөтенләй туктатты
Ayah 34أَعِندَهُۥ عِلۡمُ ٱلۡغَيۡبِ فَهُوَ يَرَىٰٓ
Әллә аның кулында гаепне яшерен эшне белү бармы, яшерен эшләрне күрәме
Ayah 35أَمۡ لَمۡ يُنَبَّأۡ بِمَا فِي صُحُفِ مُوسَىٰ
Әллә аңа хәбәр бирелмәдеме Муса пәйгамбәргә бирелгән Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәреннән
Ayah 36وَإِبۡرَٰهِيمَ ٱلَّذِي وَفَّىٰٓ
Дәхи Ибраһим пәйгамбәргә бирелгән сахыйфәтләрдәге Аллаһ хөкемнәреннән хәбәр бирелмәдеме? Ул Ибраһим үзенә йөкләтелгән эшләрне тәмам үтәде
Ayah 37أَلَّا تَزِرُ وَازِرَةࣱ وِزۡرَ أُخۡرَىٰ
Аллаһудан килгән ул китапларда вә сахыйфәләрдә булган хәбәр шулдыр: берәүнең Аллаһуга итагать итеп мөселман булу бурычы икенче кешегә йөкләтелмәс вә берәүнең сәвабы да гөнаһы да икенче кешегә бирелмәс
Ayah 38وَأَن لَّيۡسَ لِلۡإِنسَٰنِ إِلَّا مَا سَعَىٰ
Дәхи кешегә һич нәрсә юкдыр мәгәр үзе кәсеп иткән нәрсәсе генәдер
Ayah 39وَأَنَّ سَعۡيَهُۥ سَوۡفَ يُرَىٰ
Әлбәттә һәрбер кешенең кәсеп иткән сәвабы һәм гөнаһы тиздән ахирәттә үлчәүдә күренер
Ayah 40ثُمَّ يُجۡزَىٰهُ ٱلۡجَزَآءَ ٱلۡأَوۡفَىٰ
Моннан соң аңа савабына һәм гөнаһына күрә тулысынча җәза бирелер
Ayah 41وَأَنَّ إِلَىٰ رَبِّكَ ٱلۡمُنتَهَىٰ
Тәхкыйк Раббың хозурындадыр барып туктый торган урын
Ayah 42وَأَنَّهُۥ هُوَ أَضۡحَكَ وَأَبۡكَىٰ
Тәхкыйк Ул – Аллаһ кешеләрне көлдерде һәм елатты
Ayah 43وَأَنَّهُۥ هُوَ أَمَاتَ وَأَحۡيَا
Һәм Ул – Аллаһ үтерде вә тергезде
Ayah 44وَأَنَّهُۥ خَلَقَ ٱلزَّوۡجَيۡنِ ٱلذَّكَرَ وَٱلۡأُنثَىٰ
Дәхи Ул – Аллаһ кешеләрне ирле-хатынлы итеп вә башка һәрбер җан иясен һәм үсемлекне шулай парлы итеп халык кылды
Ayah 45مِن نُّطۡفَةٍ إِذَا تُمۡنَىٰ
Ана җенесләрнең карнына төшкән бер тамчы судан
Ayah 46وَأَنَّ عَلَيۡهِ ٱلنَّشۡأَةَ ٱلۡأُخۡرَىٰ
Вә икенче мәртәбә кыямәт көненә кубармак Аллаһугадыр
Ayah 47وَأَنَّهُۥ هُوَ أَغۡنَىٰ وَأَقۡنَىٰ
Дәхи Ул – Аллаһ байлык бирде вә терлек малларын бирде
Ayah 48وَأَنَّهُۥ هُوَ رَبُّ ٱلشِّعۡرَىٰ
Дәхи Ул – Аллаһ Шигъра йолдызының Раббысыдыр
Ayah 49وَأَنَّهُۥٓ أَهۡلَكَ عَادًا ٱلۡأُولَىٰ
Дәхи Ул – Аллаһ беренче Гад кавемен һәлак кылды
Ayah 50وَثَمُودَاْ فَمَآ أَبۡقَىٰ
Дәхи Сәмуд кавемен һәлак итте, алардан һичкемне калдырмады
Ayah 51وَقَوۡمَ نُوحࣲ مِّن قَبۡلُۖ إِنَّهُمۡ كَانُواْ هُمۡ أَظۡلَمَ وَأَطۡغَىٰ
Дәхи болардан элек Нух кавемен һәлак итте, алар бик залим вә бик азган иделәр
Ayah 52وَٱلۡمُؤۡتَفِكَةَ أَهۡوَىٰ
Дәхи Лут кавеменең шәһәрләрен күтәреп әйләндереп ыргытты
Ayah 53فَغَشَّىٰهَا مَا غَشَّىٰ
Ул шәһәрләрне бер каплый торган нәрсә каплады
Ayah 54فَبِأَيِّ ءَالَآءِ رَبِّكَ تَتَمَارَىٰ
Ий адәм баласы Раббыңның кайсы нигъмәтләрендә низагълашырсың, шик төшерерсең
Ayah 55هَٰذَا نَذِيرࣱ مِّنَ ٱلنُّذُرِ ٱلۡأُولَىٰٓ
Бу Мухәммәд г-м җәһәннәм белән куркытучыдыр әүвәлге куркытучылар җөмләсеннән
Ayah 56أَزِفَتِ ٱلۡأٓزِفَةُ
Кыямәт якын булды
Ayah 57لَيۡسَ لَهَا مِن دُونِ ٱللَّهِ كَاشِفَةٌ
Кыямәтнең кайчан булуын ачык белүче һәм вакытын билгеләүче Аллаһудан башка һич юктыр
Ayah 58أَفَمِنۡ هَٰذَا ٱلۡحَدِيثِ تَعۡجَبُونَ
Әллә ошбу Коръән сүзләреннән ґәҗәбләнәсезме
Ayah 59وَتَضۡحَكُونَ وَلَا تَبۡكُونَ
Вә көләсез, никтер еламыйсыз
Ayah 60وَأَنتُمۡ سَٰمِدُونَ
Хәлбуки үзегез гафилләр, сукырларсыз Коръәннең хикмәтләрен фәһемли алмыйсыз
Ayah 61فَٱسۡجُدُواْۤ لِلَّهِۤ وَٱعۡبُدُواْ۩
Аллаһуга сәҗдә кылыгыз һәм гыйбадәт кылыгыз
Ayah 62