Surah An-Naba — The Announcement
Surah An-Naba (The Announcement) is chapter 78 of the Quran, with 40 verses. This page presents the Arabic text with a Tatar translation, verse by verse.
عَمَّ يَتَسَآءَلُونَ
Мәккә мөшрикләре нәрсәдән сорашалар? Мухәммәд г-м кыямәт хакында сөйләгәч: "Мухәммәд нәрсә сөйли", – дип бер-берсеннән сораштылар
Ayah 1عَنِ ٱلنَّبَإِ ٱلۡعَظِيمِ
Алар олугъ кыямәт хәбәреннән һәм ахирәтнең барча хәленнән" хәбәр бирүче Коръәннән сорашалар
Ayah 2ٱلَّذِي هُمۡ فِيهِ مُخۡتَلِفُونَ
Кыямәт һәм Коръән хакында дөньядагы кешеләр төрле фикердәләр
Ayah 3كَلَّا سَيَعۡلَمُونَ
Юк әле тыныч кына тормасыннар, кыямәткә һәм Коръәнгә ышанмауларының ахыры кайда барганын тиздән белерләр
Ayah 4ثُمَّ كَلَّا سَيَعۡلَمُونَ
Моның соңында тиздән белерләр ышанмаулары, кабахәт эш икәнлеген
Ayah 5أَلَمۡ نَجۡعَلِ ٱلۡأَرۡضَ مِهَٰدࣰ ا
Әйә җирне аларга торырга яраклы кылмадыммы
Ayah 6وَٱلۡجِبَالَ أَوۡتَادࣰ ا
Дәхи селкенмәсен өчен тауларны җиргә кадак кылмадыммы
Ayah 7وَخَلَقۡنَٰكُمۡ أَزۡوَٰجࣰ ا
Дәхи сезне ирле-хатынлы итеп халык кылдык
Ayah 8وَجَعَلۡنَا نَوۡمَكُمۡ سُبَاتࣰ ا
Дәхи йокыны тәннәрегезгә истирахәт кылдык
Ayah 9وَجَعَلۡنَا ٱلَّيۡلَ لِبَاسࣰ ا
Дәхи төнне сезгә пәрдә кылдык
Ayah 10وَجَعَلۡنَا ٱلنَّهَارَ مَعَاشࣰ ا
Дәхи көндезне тереклегегез өчен кәсеп кылырга якты кылдык
Ayah 11وَبَنَيۡنَا فَوۡقَكُمۡ سَبۡعࣰ ا شِدَادࣰ ا
Дәхи өстегездә җиде кат мәхкәм күкләрне бина кылдык
Ayah 12وَجَعَلۡنَا سِرَاجࣰ ا وَهَّاجࣰ ا
Дәхи бик яктыртучы һәм җылы бирүче кояшны халык кылдык
Ayah 13وَأَنزَلۡنَا مِنَ ٱلۡمُعۡصِرَٰتِ مَآءࣰ ثَجَّاجࣰ ا
Дәхи болытлардан бере артыннан бере коелучы яңгыр суын иңдердек
Ayah 14لِّنُخۡرِجَ بِهِۦ حَبࣰّ ا وَنَبَاتࣰ ا
Ул су белән төрле икмәк орлыкларын вә төрле үләннәрне
Ayah 15وَجَنَّٰتٍ أَلۡفَافًا
Вә агачларны, бер-берсенә уралып үскән җимеш бакчаларын үстермәклегебез өчен
Ayah 16إِنَّ يَوۡمَ ٱلۡفَصۡلِ كَانَ مِيقَٰتࣰ ا
Тәхкыйк хакны батылдан аера торган көн сәваб вә ґәзаб вәгъдә ителгән көндер
Ayah 17يَوۡمَ يُنفَخُ فِي ٱلصُّورِ فَتَأۡتُونَ أَفۡوَاجࣰ ا
Бер көнне сурда өрелер дә, хисаб өчен төркем-төркем булып килерсез
Ayah 18وَفُتِحَتِ ٱلسَّمَآءُ فَكَانَتۡ أَبۡوَٰبࣰ ا
Күк ачылыр да, анда ишекләре булыр
Ayah 19وَسُيِّرَتِ ٱلۡجِبَالُ فَكَانَتۡ سَرَابًا
Дәхи таулар йөртелерләр, тузган тузан кеби булырлар
Ayah 20إِنَّ جَهَنَّمَ كَانَتۡ مِرۡصَادࣰ ا
Тәхкыйк җәһәннәм үтә торган юл булды (Җәннәткә керәсе кешеләр дә җәһәннәмне күреп үтерләр)
Ayah 21لِّلطَّٰغِينَ مَـَٔابࣰ ا
Ул җәһәннәм хактан качып азганнарга тора торган урын булды
Ayah 22لَّٰبِثِينَ فِيهَآ أَحۡقَابࣰ ا
Алар җәһәннәмдә күп заманалар торырлар
Ayah 23لَّا يَذُوقُونَ فِيهَا بَرۡدࣰ ا وَلَا شَرَابًا
Алар анда салкын рәхәтлекне һәм яхшы эчемлекне татымаслар
Ayah 24إِلَّا حَمِيمࣰ ا وَغَسَّاقࣰ ا
Мәгәр кайнар яман суны һәм җәһәннәм кешеләренең тәннәреннән аккан сары суны эчәрләр
Ayah 25جَزَآءࣰ وِفَاقًا
Бу җәза аларга гөнаһларына күрә тиешле җәза итеп бирелде
Ayah 26إِنَّهُمۡ كَانُواْ لَا يَرۡجُونَ حِسَابࣰ ا
Тәхкыйк алар кыямәттә булачак хисабны көтми һәм ышанмый иделәр
Ayah 27وَكَذَّبُواْ بِـَٔايَٰتِنَا كِذَّابࣰ ا
Дәхи Безнең аятьләребезне ныклап ялганга тоталар иде
Ayah 28وَكُلَّ شَيۡءٍ أَحۡصَيۡنَٰهُ كِتَٰبࣰ ا
Вә һәрнәрсәне санадык өммүл китапта язып
Ayah 29فَذُوقُواْ فَلَن نَّزِيدَكُمۡ إِلَّا عَذَابًا
Татыгыз ґәзабны ґәзабка мөстәхыйк кешеләр, сезгә, әлбәттә, ґәзабтан башканы арттырмабыз
Ayah 30إِنَّ لِلۡمُتَّقِينَ مَفَازًا
Котылу һәм өстенлек, әлбәттә, Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөэминнәргәдер
Ayah 31حَدَآئِقَ وَأَعۡنَٰبࣰ ا
Дәхи аларга җимеш бакчалары һәм йөземнәр
Ayah 32وَكَوَاعِبَ أَتۡرَابࣰ ا
Дәхи аларга яшьтәш булган яшь кызлар
Ayah 33وَكَأۡسࣰ ا دِهَاقࣰ ا
Дәхи эчемлекләр тутырылган савытлар
Ayah 34لَّا يَسۡمَعُونَ فِيهَا لَغۡوࣰ ا وَلَا كِذَّٰبࣰ ا
Алар анда буш сүзне һәм ялган сүзне ишетмәсләр
Ayah 35جَزَآءࣰ مِّن رَّبِّكَ عَطَآءً حِسَابࣰ ا
Раббыңнан изге гамәлләре өчен җәзадыр, мәңгелеккә җитәргә хисаплап бирелгән бүләктер
Ayah 36رَّبِّ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلۡأَرۡضِ وَمَا بَيۡنَهُمَا ٱلرَّحۡمَٰنِۖ لَا يَمۡلِكُونَ مِنۡهُ خِطَابࣰ ا
Ул Раббың җир вә күкләрнең, дәхи җир илә күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, рәхмәтенә һәрнәрсәне сыйдыргандыр. Хисаб көнендә кешеләр бер-берсенә дәшергә, бер кирәк сүзне әйтергә кадир булмаслар
Ayah 37يَوۡمَ يَقُومُ ٱلرُّوحُ وَٱلۡمَلَٰٓئِكَةُ صَفࣰّ اۖ لَّا يَتَكَلَّمُونَ إِلَّا مَنۡ أَذِنَ لَهُ ٱلرَّحۡمَٰنُ وَقَالَ صَوَابࣰ ا
Хисаб көнендә Җәбраил г-м һәм башка фәрештәләр сафта тезелеп торырлар, сөйләшмәсләр, мәгәр Аллаһ изен биргән яки дөньяда чакта Аллаһ риза булырдай яхшы сүзләрне сөйләгән кеше генә сөйләр
Ayah 38ذَٰلِكَ ٱلۡيَوۡمُ ٱلۡحَقُّۖ فَمَن شَآءَ ٱتَّخَذَ إِلَىٰ رَبِّهِۦ مَـَٔابًا
Бу көннең булачагы, әлбәттә хак, теләгән кеше үзенә тәүбә истигъфар һәм итагать белән Аллаһуга кайта торган юлны алыр
Ayah 39إِنَّآ أَنذَرۡنَٰكُمۡ عَذَابࣰ ا قَرِيبࣰ ا يَوۡمَ يَنظُرُ ٱلۡمَرۡءُ مَا قَدَّمَتۡ يَدَاهُ وَيَقُولُ ٱلۡكَافِرُ يَٰلَيۡتَنِي كُنتُ تُرَٰبَۢا
Тәхкыйк сезне куркыттык якын һәм хак булган кыямәт ґәзабы белән, ул көндә һәркем үзеннән алда җибәргән гамәл дәфтәренә карар, Коръәнне инкяр итүче яки аның илә гамәл кылмаучы кәфер әйтер: "Әгәр мин туфрак булсамчы", – дип. (Хисаб, хөкем соңында Аллаһ хайваннарны туфрак итәр. Кәферләр дә үзләренең туфрак булуларын теләрләр, ләкин туфрак" була алмаслар)
Ayah 40