Surah Ad-Dhuhaa — The Morning Hours
Surah Ad-Dhuhaa (The Morning Hours) is chapter 93 of the Quran, with 11 verses. This page presents the Arabic text with a Tatar translation, verse by verse.
وَٱلضُّحَىٰ
Төшкә хәтле булган вакыт белән ант" итәм
Ayah 1وَٱلَّيۡلِ إِذَا سَجَىٰ
Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн караңгылыгы белән һәрнәрсәне капласа
Ayah 2مَا وَدَّعَكَ رَبُّكَ وَمَا قَلَىٰ
Ий Мухәммәд г-м, Раббың сине ташламады һәм сиңа ачуланмады да. (Яһүдләр беркөнне Мухәммәд г-мнән Зүл карнәен вә асъхаб каһәф хәбәрен һәм рух рәвешене сорадылар. Мухәммәд г-м аларга: "Иртәгә җавап бирермен", диде, ләкин, Аллаһ теләсә димәде. Шуннан соң вәхий киселде, берничә вакытлар Җәбраил фәрештә иңмәде. Шул вакытта мөшрикләр: "Мухәммәдне Раббысы ташлады һәм аңа ачуланды", – диделәр. Бу сүрә шул хакта инде)
Ayah 3وَلَلۡأٓخِرَةُ خَيۡرࣱ لَّكَ مِنَ ٱلۡأُولَىٰ
Сиңа, әлбәттә, ахирәт дөньядан хәерлерәкдер. (Ягъни Аллаһ сине патша кылмады һәм сине миллиардер да кылмады, чөнки болар һәммәсе бетә торган нәрсәләр. Бәлки сиңа Раббың дәрәҗәсе мәңгегә кала торган пәйгамбәрлекне бирде)
Ayah 4وَلَسَوۡفَ يُعۡطِيكَ رَبُّكَ فَتَرۡضَىٰٓ
Вә тиздән сиңа Раббың өмет иткәнеңне һәм сораганыңны бирер дә, син Аның биргәненнән разый булырсың
Ayah 5أَلَمۡ يَجِدۡكَ يَتِيمࣰ ا فَـَٔاوَىٰ
Әйә Раббың сине ятим хәлендә табып тәрбия урынын насыйп итмәдеме? (Атасы белән бертуган кардәше Әбү Талиб тәрбияләп үстерде)
Ayah 6وَوَجَدَكَ ضَآلࣰّ ا فَهَدَىٰ
Дәхи Раббың сине пәйгамбәр булганчы хак диннән адашучы табып, аннары туры юлга күндерде түгелме
Ayah 7وَوَجَدَكَ عَآئِلࣰ ا فَأَغۡنَىٰ
Дәхи Раббың сине бик фәкыйрь табып, аннары сине бай кылды түгелме
Ayah 8فَأَمَّا ٱلۡيَتِيمَ فَلَا تَقۡهَرۡ
Башта үзең ятим булгач, ятимгә золым итмә, какма, сукма – бәлки хөрмәтлә
Ayah 9وَأَمَّا ٱلسَّآئِلَ فَلَا تَنۡهَرۡ
Һәм синнән сораучыга каты мөгамәлә кылма, ни сораса да җавап бир һәм теләген үтә
Ayah 10وَأَمَّا بِنِعۡمَةِ رَبِّكَ فَحَدِّثۡ
Һәм Раббыңның нигъмәте булган шәригать хөкемнәрен кешеләргә өйрәт һәм сөйләп төшендер! Чөнки шәригатьне белмәгән кешеләр Аллаһуның ґәзабына ашыгалар. Ә син аларны җәннәткә кызыктыр һәм чакыр
Ayah 11