Surah Al-Qiyaama — The Resurrection
Surah Al-Qiyaama (The Resurrection) is chapter 75 of the Quran, with 40 verses. This page presents the Arabic text with a Tatar translation, verse by verse.
لَآ أُقۡسِمُ بِيَوۡمِ ٱلۡقِيَٰمَةِ
Әлбәттә, кыямәт көне белән ант итәмен
Ayah 1وَلَآ أُقۡسِمُ بِٱلنَّفۡسِ ٱللَّوَّامَةِ
Һәм үкенеп үзен шелтә кылучы кеше белән ант итәмен. (Кыямәттә һәр кеше үзен шелтә кылыр: яхшы булса яхшылыкны ник күбрәк кылмадым дип, Яман булса яманлыкны ник кылдым, дияр)
Ayah 2أَيَحۡسَبُ ٱلۡإِنسَٰنُ أَلَّن نَّجۡمَعَ عِظَامَهُۥ
Әйә Адәм баласы уйлыймы – үлгәч аның черегән сөякләрен Без җыя алмабыз дип? (Күп кеше: "Сөяге череп беткән адәм ничек терелсен", – диләр)
Ayah 3بَلَىٰ قَٰدِرِينَ عَلَىٰٓ أَن نُّسَوِّيَ بَنَانَهُۥ
Әйә көче җитүчеләрдәнбез кешенең черегән кечкенә бармак сөякләрен бер-берсенә кушарга
Ayah 4بَلۡ يُرِيدُ ٱلۡإِنسَٰنُ لِيَفۡجُرَ أَمَامَهُۥ
Бәлки адәм баласы Аллаһ йөкләгәнне куеп киләчәк гомереңдә нәфесе теләгән бозык эшләрне кылып йөрергә телидер
Ayah 5يَسۡـَٔلُ أَيَّانَ يَوۡمُ ٱلۡقِيَٰمَةِ
Ул кеше: кыямәт кайчан була әле, дип сорыйдыр
Ayah 6فَإِذَا بَرِقَ ٱلۡبَصَرُ
Һәркайчан кыямәтнең куркынычыннан күзләр тонып караңгыланса
Ayah 7وَخَسَفَ ٱلۡقَمَرُ
Ай тотылса
Ayah 8وَجُمِعَ ٱلشَّمۡسُ وَٱلۡقَمَرُ
Һәм кояш илә ай бергә кушылсалар, кыямәт булыр
Ayah 9يَقُولُ ٱلۡإِنسَٰنُ يَوۡمَئِذٍ أَيۡنَ ٱلۡمَفَرُّ
Ул көндә кеше әйтер: "Бу куркынычтан кайда качарга
Ayah 10كَلَّا لَا وَزَرَ
Бүген качып котыла торган урын юк
Ayah 11إِلَىٰ رَبِّكَ يَوۡمَئِذٍ ٱلۡمُسۡتَقَرُّ
Бу көндә карарланачак урын фәкать Раббың хозурындадыр
Ayah 12يُنَبَّؤُاْ ٱلۡإِنسَٰنُ يَوۡمَئِذِۭ بِمَا قَدَّمَ وَأَخَّرَ
Ул көндә кешегә хәбәр бирелер исән чагында кылган эшләреннән һәм үлгәндә калдырып киткән яхшы, яман эшләреннән
Ayah 13بَلِ ٱلۡإِنسَٰنُ عَلَىٰ نَفۡسِهِۦ بَصِيرَةࣱ
Бәлки кеше, әлбәттә, үзенең зарарына гуаһдыр
Ayah 14وَلَوۡ أَلۡقَىٰ مَعَاذِيرَهُۥ
Гәрчә фарыз гамәлләрне калдырып хәрам эшләрне эшләгән өчен гозерләр күрсәтсә дә. (Ягъни үзе гозерләр күрсәтеп сөйләсә дә барча әгъзалары аның зарарына гуаһлык бирерләр)
Ayah 15لَا تُحَرِّكۡ بِهِۦ لِسَانَكَ لِتَعۡجَلَ بِهِۦٓ
Ул Коръән аятьләрен тәкърар әйтү белән телеңне тибрәтмә, Җәбраил г-м сиңа укыган аятьләрне ашыгып яныңа алыр өчен
Ayah 16إِنَّ عَلَيۡنَا جَمۡعَهُۥ وَقُرۡءَانَهُۥ
Тәхкыйк Безнең өстебездәдер ул Коръәнне синең күңелендә җыймак һәм телендә укытмак
Ayah 17فَإِذَا قَرَأۡنَٰهُ فَٱتَّبِعۡ قُرۡءَانَهُۥ
Ул Коръәнне һәркайчан Җәбраилдан сиңа укытсак, аның укуыңа ияр
Ayah 18ثُمَّ إِنَّ عَلَيۡنَا بَيَانَهُۥ
Соңра ул Коръәнне яхшылап аңлатмак вә читеннәрен чишмәк Безнең өстебездәдер
Ayah 19كَلَّا بَلۡ تُحِبُّونَ ٱلۡعَاجِلَةَ
Юк, алай кирәкмәс, дөньяны ашыгып кәсеп итәсез һәм бик сөясез
Ayah 20وَتَذَرُونَ ٱلۡأٓخِرَةَ
Әмма ахирәтне артка куясыз аның өчен ашыкмыйсыз
Ayah 21وُجُوهࣱ يَوۡمَئِذࣲ نَّاضِرَةٌ
Кыямәт көнендә кайбер йөзләр шатланып агаручыдыр
Ayah 22إِلَىٰ رَبِّهَا نَاظِرَةࣱ
Ул йөз Раббысына караучыдыр
Ayah 23وَوُجُوهࣱ يَوۡمَئِذِۭ بَاسِرَةࣱ
Дәхи кайбер йөзләр кайгыдан сытык вә кара булыр
Ayah 24تَظُنُّ أَن يُفۡعَلَ بِهَا فَاقِرَةࣱ
Аның хәлен күргәч арка буыннарын сындыручы ґәзаб килгән, дип уйларсың
Ayah 25كَلَّآ إِذَا بَلَغَتِ ٱلتَّرَاقِيَ
Юк әле, аң булыгыз әгәр җан күкрәкнең югары ягына җитсә
Ayah 26وَقِيلَ مَنۡۜ رَاقࣲ
шул вакытта моңа хәзер кем дару, ярдәм бирер дип әйтелсә, яки фәрештәләр, бу кешенең җанын рәхмәт фәрештәләре алырмы әллә ґәзаб фәрештәләре алырмы дисәләр
Ayah 27وَظَنَّ أَنَّهُ ٱلۡفِرَاقُ
Инде бу кеше дөньядан аерылам, дип уйлар
Ayah 28وَٱلۡتَفَّتِ ٱلسَّاقُ بِٱلسَّاقِ
Дөньядан китә торган бу кешегә катылык өстенә катылык өстәлер, ягъни дөньядан вә якыннарыннан аерылу, Аллаһудан курку һәм җан бирү авырлыгы
Ayah 29إِلَىٰ رَبِّكَ يَوۡمَئِذٍ ٱلۡمَسَاقُ
Бүген бармак Раббың хозурындадыр
Ayah 30فَلَا صَدَّقَ وَلَا صَلَّىٰ
Имансыз, динсез кеше Раббысы хозурына баргач, мәңгегә алданганын белер, ул ышанырга тиешле нәрсәләргә ышанмады һәм намаз да укымады
Ayah 31وَلَٰكِن كَذَّبَ وَتَوَلَّىٰ
Ләкин Коръәнне ялганга тотты һәм кабул итүдән баш тартты
Ayah 32ثُمَّ ذَهَبَ إِلَىٰٓ أَهۡلِهِۦ يَتَمَطَّىٰٓ
Моның соңында үзенең өй җәмәгатенә тәкәбберләнеп киерелә-киерелә барды
Ayah 33أَوۡلَىٰ لَكَ فَأَوۡلَىٰ
Ий мондый кеше сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш
Ayah 34ثُمَّ أَوۡلَىٰ لَكَ فَأَوۡلَىٰٓ
Дәхи сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш
Ayah 35أَيَحۡسَبُ ٱلۡإِنسَٰنُ أَن يُتۡرَكَ سُدًى
Әнә адәм баласы үзенә Аллаһудан йөкләмә йөкләтелмәүне, Аллаһуга каршы эшләрдә ихтыярга куелумы һәм ахырда җавапсызлыкны телиме
Ayah 36أَلَمۡ يَكُ نُطۡفَةࣰ مِّن مَّنِيࣲّ يُمۡنَىٰ
Ул кеше бала ятак урынга коелган мәнидән бер генә тамчы нәрсә иде түгелме
Ayah 37ثُمَّ كَانَ عَلَقَةࣰ فَخَلَقَ فَسَوَّىٰ
Моның ашында оешкан кан булды, Аллаһ аны халык кылып кеше сыйфатына китерде
Ayah 38فَجَعَلَ مِنۡهُ ٱلزَّوۡجَيۡنِ ٱلذَّكَرَ وَٱلۡأُنثَىٰٓ
Аннан ир һәм хатын итеп халык кылды
Ayah 39أَلَيۡسَ ذَٰلِكَ بِقَٰدِرٍ عَلَىٰٓ أَن يُحۡـِۧيَ ٱلۡمَوۡتَىٰ
Бу эшләрне эшләгән Аллаһуның үлекләрне тергезергә көче җитмәсме
Ayah 40