Surah Al-Aadiyaat — The Chargers
Surah Al-Aadiyaat (The Chargers) is chapter 100 of the Quran, with 11 verses. This page presents the Arabic text with a Tatar translation, verse by verse.
وَٱلۡعَٰدِيَٰتِ ضَبۡحࣰ ا
Аллаһ юлында сугыш өчен сулуларын тавышландырып чабкучы атлар илә ант итәм
Ayah 1فَٱلۡمُورِيَٰتِ قَدۡحࣰ ا
Дагалары белән таштан ут чыгарып чабкучы атлар илә ант итәм
Ayah 2فَٱلۡمُغِيرَٰتِ صُبۡحࣰ ا
Таң вакытында Аллаһ юлында сугыш өчен ашыгып чабкучы атлар белән ант итәм
Ayah 3فَأَثَرۡنَ بِهِۦ نَقۡعࣰ ا
Ул атлар каты чабулары белән тузан күтәрерләр
Ayah 4فَوَسَطۡنَ بِهِۦ جَمۡعًا
Вә бу атлы гаскәр Исламга һәм мөселманнарга зарар итүче кәфер кавеме арасына таң вакытында барып керделәр, аларны туздырмак өчен
Ayah 5إِنَّ ٱلۡإِنسَٰنَ لِرَبِّهِۦ لَكَنُودࣱ
Тәхкыйк кеше үзенең Раббысына вә Аның нигъмәтләренә көфран нигъмәт кылучыдыр, ягъни иман китермичә, Ислам динен кабул итмичә, үзен-үзе һәлак итүчедер
Ayah 6وَإِنَّهُۥ عَلَىٰ ذَٰلِكَ لَشَهِيدࣱ
Тәхкыйк имансыз кеше үзенең имансызлыгына Аллаһуга каршы кылган эшләре белән гуаһдыр
Ayah 7وَإِنَّهُۥ لِحُبِّ ٱلۡخَيۡرِ لَشَدِيدٌ
Вә тәхкыйк Аллаһудан курыкмаган кеше малны артык сөйгәнлеге өчен малга бик каты сарандыр
Ayah 8۞أَفَلَا يَعۡلَمُ إِذَا بُعۡثِرَ مَا فِي ٱلۡقُبُورِ
Әйә адәм баласы белмиме белерлек, гакылы бар түгелме – кабердәге үлекләр терелеп чыкканда һәм
Ayah 9وَحُصِّلَ مَا فِي ٱلصُّدُورِ
күкрәктәге игътикад, уй-фикерләр ачылганда
Ayah 10إِنَّ رَبَّهُم بِهِمۡ يَوۡمَئِذࣲ لَّخَبِيرُۢ
Ул көндә Раббылары аларның кылган эшләреннән хәбәрдар икәнен
Ayah 11