Surah Al-Muddaththir — The Cloaked One
Surah Al-Muddaththir (The Cloaked One) is chapter 74 of the Quran, with 56 verses. This page presents the Arabic text with a Tatar translation, verse by verse.
يَٰٓأَيُّهَا ٱلۡمُدَّثِّرُ
Ий тышкы киеме илә бөркәнгән пәйгамбәр
Ayah 1قُمۡ فَأَنذِرۡ
Торгыл, кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркыт! Мухәммәд г-м җир белән күк арасында тәхеткә утырган Җәбраил фәрештәне күреп курыкты, тиз генә өенә кайтып ятты һәм Хәдиҗәгә тышкы киемнәре белән капларга кушты. Шул вакыт Җәбраил ошбу сүрәнен, аятьләрен китерә башлады. Бу сүрә икенче иңгән сүрәдер
Ayah 2وَرَبَّكَ فَكَبِّرۡ
Раббыңны зурлап тәкбир әйт
Ayah 3وَثِيَابَكَ فَطَهِّرۡ
Вә киемеңне нәҗәсәттән пакь кыл
Ayah 4وَٱلرُّجۡزَ فَٱهۡجُرۡ
Аллаһуның ачуына илтә торган эшләрне ташла
Ayah 5وَلَا تَمۡنُن تَسۡتَكۡثِرُ
Кешегә бернәрсә бирсәң аннан күбрәкне өмет итеп бирмә
Ayah 6وَلِرَبِّكَ فَٱصۡبِرۡ
Вә Раббың ризасы өчен кәферләрнең дошманлыгына сабыр ит, чыда
Ayah 7فَإِذَا نُقِرَ فِي ٱلنَّاقُورِ
Әгәр кыямәт өчен сур өрелсә
Ayah 8فَذَٰلِكَ يَوۡمَئِذࣲ يَوۡمٌ عَسِيرٌ
Менә шул көн каты көндер
Ayah 9عَلَى ٱلۡكَٰفِرِينَ غَيۡرُ يَسِيرࣲ
Кәферләргә җиңеллеге юк авыр көндер
Ayah 10ذَرۡنِي وَمَنۡ خَلَقۡتُ وَحِيدࣰ ا
Мин халык кылган бер кеше белән Мине ялгызымны гына куй
Ayah 11وَجَعَلۡتُ لَهُۥ مَالࣰ ا مَّمۡدُودࣰ ا
Мин аңа төрле-төрле күп мал бирдем
Ayah 12وَبَنِينَ شُهُودࣰ ا
Вә үзе янында гына тора торган балалар бирдек, ягъни аталары бай булгач, балалары сәүдә белән китеп йөрмәделәр
Ayah 13وَمَهَّدتُّ لَهُۥ تَمۡهِيدࣰ ا
Вә аңа тормышны никадәр киң кылу белән киң кылдым
Ayah 14ثُمَّ يَطۡمَعُ أَنۡ أَزِيدَ
Моның соңында да Минем аңа мал арттырмагымны өмет итәдер
Ayah 15كَلَّآۖ إِنَّهُۥ كَانَ لِأٓيَٰتِنَا عَنِيدࣰ ا
Юк инде, Бездән яхшылык көтмәсен, тәхкыйк ул Безнең аятьләребезгә карыша иде
Ayah 16سَأُرۡهِقُهُۥ صَعُودًا
Аны бик мәшәкатьле булган ґәзабка кертермен. Ул Вәлид исемле бер бай мөшриктер, Мәккә мөшрикләре аңа киңәшкә килделәр һәм Коръән вә Мухәммәд хакында аның фикерен сорадылар. Вәлид әйтте: "Сез Мухәммәдне дивана дисез, бу сүзегез һич дөрес түгел, аның гакыллы икәнлеге тирә-якка мәгълүмдер. Сез аны сихерче дисез, аның сихер белән шөгыльләнгәне һич заһир булганы юк. Сез аны ялганчы дисез, аның ялган сөйләгәнен бу көнгәчә һичкем ишеткәне юк, һәм аның сүзләре шагыйрь сүзенә дә охшамый", – дип. Мөшрикләр: син нинди киңәш бирәсең, аңа ни дип әйтик, диделәр. Вәлид аларның сорауларына җавап бире алмыйча уйга калды
Ayah 17إِنَّهُۥ فَكَّرَ وَقَدَّرَ
Тәхкыйк ул – Вәлид Коръән һәм пәйгамбәр хакында ничек мәкерлек кылырга дип фикерләде, үзенчә халыкларга сөйләргә ялган сүзләр дә хәзерләде
Ayah 18فَقُتِلَ كَيۡفَ قَدَّرَ
Вәлидкә ләгънәт булсын башы ватылсын – ничек чамалый
Ayah 19ثُمَّ قُتِلَ كَيۡفَ قَدَّرَ
Ул һәлак булсын, халыкны хактан адаштырырга янә ничек чамалый
Ayah 20ثُمَّ نَظَرَ
Соңра Коръәнгә каршы ничек мәкерлек кылырга дип, янә уйлап фикерләп карады
Ayah 21ثُمَّ عَبَسَ وَبَسَرَ
Соңра Коръән сүзен ишеткәндә ачуланып йөзен сытты, маңгаен җыерды
Ayah 22ثُمَّ أَدۡبَرَ وَٱسۡتَكۡبَرَ
Аннары артына әйләнде вә тәкәбберләнде
Ayah 23فَقَالَ إِنۡ هَٰذَآ إِلَّا سِحۡرࣱ يُؤۡثَرُ
Башка сүз таба алмагач, бу Коръән Аллаһ сүзе түгел мәгәр әүвәлге сихерчеләрдән калган сихер диде
Ayah 24إِنۡ هَٰذَآ إِلَّا قَوۡلُ ٱلۡبَشَرِ
Бу Коръән кеше сүзе генә, аны Мухәммәд әүвәлге сихерчеләрдән күчереп алган, диде
Ayah 25سَأُصۡلِيهِ سَقَرَ
Тиздән аны сакар тәмугына салырмын
Ayah 26وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا سَقَرُ
Сиңа ул сакарның ґәзабын кем белдерде
Ayah 27لَا تُبۡقِي وَلَا تَذَرُ
Ул сакар үзенә салынган нәрсәне калдырмас вә бетермичә куймас
Ayah 28لَوَّاحَةࣱ لِّلۡبَشَرِ
Ул сакар кешеләрнең тиреләрен яндырыр
Ayah 29عَلَيۡهَا تِسۡعَةَ عَشَرَ
Ул сакарда унтугыз ґәзаб фәрештәләре бардыр. "Мөшрикләр бу сүзне ишеткәч: "Ґәзаб фәрештәләре унтугыз гына булгач без аларга каршы тора алырбыз, алар безне ґәзаб кыла алмаслар", – диделәр
Ayah 30وَمَا جَعَلۡنَآ أَصۡحَٰبَ ٱلنَّارِ إِلَّا مَلَٰٓئِكَةࣰۖ وَمَا جَعَلۡنَا عِدَّتَهُمۡ إِلَّا فِتۡنَةࣰ لِّلَّذِينَ كَفَرُواْ لِيَسۡتَيۡقِنَ ٱلَّذِينَ أُوتُواْ ٱلۡكِتَٰبَ وَيَزۡدَادَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓاْ إِيمَٰنࣰ ا وَلَا يَرۡتَابَ ٱلَّذِينَ أُوتُواْ ٱلۡكِتَٰبَ وَٱلۡمُؤۡمِنُونَ وَلِيَقُولَ ٱلَّذِينَ فِي قُلُوبِهِم مَّرَضࣱ وَٱلۡكَٰفِرُونَ مَاذَآ أَرَادَ ٱللَّهُ بِهَٰذَا مَثَلࣰ اۚ كَذَٰلِكَ يُضِلُّ ٱللَّهُ مَن يَشَآءُ وَيَهۡدِي مَن يَشَآءُۚ وَمَا يَعۡلَمُ جُنُودَ رَبِّكَ إِلَّا هُوَۚ وَمَا هِيَ إِلَّا ذِكۡرَىٰ لِلۡبَشَرِ
Ут ияләрен, ягъни җәһәннәмгә ґәзаб кылучыларны башка заттан кылмадык фәкать фәрештәләрдән кылдык, вә аларның саннарын унтугыз дип әйттек, фәкать кәферләргә фетнә булсын өчен, вә Инҗил, Тәүрат әһелләре Мухәммәд г-мнең хак пәйгамбәр икәнлегенә ышансыннар өчен. (Чөнки Тәүратта, Инҗилдә дә унтугыз дип зекер ителмештер). Вә мөэминнәр иманнарын куәтләсеннәр өчен, вә китап әһелләре һәм мөэминнәр: аларның саны унтугыз, дигән сүздән шикләнмәсеннәр өчен, вә күңелләрендә авыру булган монафикълар һәм кәферләр: "Аллаһуның бу мисалны китерүдә максаты нәрсә", – дип әйтсеннәр, ягъни бу сүз Аллаһ сүзенә охшамый, аны Аллаһ әйтмәгән, дип фетнәләнсеннәр өчен. Әнә шулай Аллаһ Аның хак сүзенә ышанган мөэминнәрен туры юлга күндерде. Раббыңның гаскәрләрен Аллаһудан башка һичкем белмәс, ул сакара җәһәннәме һәм унтугыз фәрештә бушка сөйләнмәде, мәгәр кешеләргә вәгазь өчен сөйләнде
Ayah 31كَلَّا وَٱلۡقَمَرِ
Юк, алай гына түгел, ай белән ант итәмен
Ayah 32وَٱلَّيۡلِ إِذۡ أَدۡبَرَ
Вә көндездән соң килә торган төн белән
Ayah 33وَٱلصُّبۡحِ إِذَآ أَسۡفَرَ
Һәм саргаючы таң белән ант итәмен
Ayah 34إِنَّهَا لَإِحۡدَى ٱلۡكُبَرِ
Тәхкыйк ул сакар җәһәннәме олугъ бәлаләрнең берседер
Ayah 35نَذِيرࣰ ا لِّلۡبَشَرِ
Ул кешеләрне куркытучыдыр
Ayah 36لِمَن شَآءَ مِنكُمۡ أَن يَتَقَدَّمَ أَوۡ يَتَأَخَّرَ
Вә Сезләрдән яхшы эшләрне эшләүдә алга -чыгарга теләгән кешеләргә һәм бозык эшләр белән артта калуны теләгән кешеләргә куркытудыр. Ягъни яхшы кешеләрне дә һәм яман кешеләрне дә куркытыр өчен сөйләнәдер сакар җәһәннәме
Ayah 37كُلُّ نَفۡسِۭ بِمَا كَسَبَتۡ رَهِينَةٌ
Аллаһуга итагать итмәгән һәрбер кеше үзенең кылган гөнаһы белән бәйләнгәндер
Ayah 38إِلَّآ أَصۡحَٰبَ ٱلۡيَمِينِ
Мәгәр гамәл дәфтәрләре уң кулларыннан бирелгән күп сәваблы мөселманнар бәйләнмәсләр
Ayah 39فِي جَنَّٰتࣲ يَتَسَآءَلُونَ
Анар җәннәтләрдә булырлар, җәһәннәмгә кергән таныш кешеләрдән сорашырлар
Ayah 40عَنِ ٱلۡمُجۡرِمِينَ
Аллаһуга итагать итмәгән күп гөнаһлы кешеләрдән
Ayah 41مَا سَلَكَكُمۡ فِي سَقَرَ
Сезне сакар җәһәннәменә нәрсә салды, нинди сәбәп белән анда кердегез
Ayah 42قَالُواْ لَمۡ نَكُ مِنَ ٱلۡمُصَلِّينَ
Сакардагы кешеләр әйтерләр: "Без намаз укучылардан түгел идек
Ayah 43وَلَمۡ نَكُ نُطۡعِمُ ٱلۡمِسۡكِينَ
Дәхи без фәкыйрьләрне ашатучылардан, аларга садака бирүчеләрдән булмадык
Ayah 44وَكُنَّا نَخُوضُ مَعَ ٱلۡخَآئِضِينَ
Дәхи хактан качып төрле бозык эшләргә чумган кешеләргә ияреп без дә бозыклыкка чумадыр идек
Ayah 45وَكُنَّا نُكَذِّبُ بِيَوۡمِ ٱلدِّينِ
Һәм кыямәт көнен ялганга тотар идек
Ayah 46حَتَّىٰٓ أَتَىٰنَا ٱلۡيَقِينُ
Бу әйтелгәннәрне эшләдек, хәтта гомеребез бетеп үлем килгәнче", – дип
Ayah 47فَمَا تَنفَعُهُمۡ شَفَٰعَةُ ٱلشَّٰفِعِينَ
Аларга шәфкатьчеләрнең шәфәгате һич файда бирмәс
Ayah 48فَمَا لَهُمۡ عَنِ ٱلتَّذۡكِرَةِ مُعۡرِضِينَ
Нәрсә булган аларга, ни сәбәпле батылдан хакны аеручы Коръәннән баш тарталар
Ayah 49كَأَنَّهُمۡ حُمُرࣱ مُّسۡتَنفِرَةࣱ
Алар Коръәннән вә аның вәгазьләреннән һәм хөкемнәреннән качалар, куркып өреккән ишәк кеби
Ayah 50فَرَّتۡ مِن قَسۡوَرَةِۭ
Ул ишәк арысланнан өркеп качар
Ayah 51بَلۡ يُرِيدُ كُلُّ ٱمۡرِيࣲٕ مِّنۡهُمۡ أَن يُؤۡتَىٰ صُحُفࣰ ا مُّنَشَّرَةࣰ
Бәлки алардан һәрбересе телидер Аллаһудан һәрберсенә ачык хат бирелмәкне. Ягъни мөшрикләр: "Аллаһ безгә һәрберебезгә кәгазь иңдерсә, ул кәгазьгә: Мухәммәд хак пәйгамбәр, Коръән Минем китабым, дип язылган булса, иман китерер идек", – диделәр
Ayah 52كَلَّاۖ بَل لَّا يَخَافُونَ ٱلۡأٓخِرَةَ
Юк әле, алар тиешсезне сорамасыннар, бәлки алар ахирәт ґәзабыннан курыкмыйлар. Әгәр курыксалар иде, әлбәттә, иман китереп Коръән белән гамәл кылыр иделәр һәм Коръәннән башка дәлил сорамас иделәр
Ayah 53كَلَّآ إِنَّهُۥ تَذۡكِرَةࣱ
Юк, Коръән уенчык түгел, бәлки ул Коръән гакыллы кешеләр өчен хакыйкый көчле вәгазьдер
Ayah 54فَمَن شَآءَ ذَكَرَهُۥ
Теләгән кеше ул Коръән белән вәгазьләнеп туры юлга керсен һәм иманлы динле булсын
Ayah 55وَمَا يَذۡكُرُونَ إِلَّآ أَن يَشَآءَ ٱللَّهُۚ هُوَ أَهۡلُ ٱلتَّقۡوَىٰ وَأَهۡلُ ٱلۡمَغۡفِرَةِ
Юк ул Коръән белән һәммә кеше вәгазьләнмәс мәгәр Аллаһ теләгән кеше генә вәгазьләнер. Димәк Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны табуны Аллаһудан сорарга кирәк! Ул – Аллаһ Аның ачуыннан вә ґәзабыннан сакланырга тиешле булган заттыр һәм гөнаһларның ярлыкануын Аңардан сорарга тиешле заттыр
Ayah 56