Surah Al-Waaqia — The Inevitable
Surah Al-Waaqia (The Inevitable) is chapter 56 of the Quran, with 96 verses. This page presents the Arabic text with a Tatar translation, verse by verse.
إِذَا وَقَعَتِ ٱلۡوَاقِعَةُ
Әгәр вакыйга булачак кыямәт хәле вакыйга булса
Ayah 1لَيۡسَ لِوَقۡعَتِهَا كَاذِبَةٌ
ул кыямәтнең вакыйга булуын ялганлаучы була алмас
Ayah 2خَافِضَةࣱ رَّافِعَةٌ
Ул кыямәт Дөньяда тәкәбберләнеп динсез яшәгән кешеләрне түбән төшерүче вә Аллаһудан куркып түбәнчелек белән тотып яшәгән хак мөэминнәрне бөек дәрәҗәгә күтәрүчедер
Ayah 3إِذَا رُجَّتِ ٱلۡأَرۡضُ رَجࣰّ ا
Әгәр җирне каты хәрәкәтләндерү илә хәрәкәтләндерсә
Ayah 4وَبُسَّتِ ٱلۡجِبَالُ بَسࣰّ ا
вә таулар каты тетелү илә тетелсәләр
Ayah 5فَكَانَتۡ هَبَآءࣰ مُّنۢبَثࣰّ ا
алар чәчелгән тузан кеби булырлар
Ayah 6وَكُنتُمۡ أَزۡوَٰجࣰ ا ثَلَٰثَةࣰ
Вә сез өч төрле сыйныф булырсыз
Ayah 7فَأَصۡحَٰبُ ٱلۡمَيۡمَنَةِ مَآ أَصۡحَٰبُ ٱلۡمَيۡمَنَةِ
Бер сыйныф уң тараф кешеләредер, уң тараф кешеләренең җәннәтләрдә хәлләре ни хуш яхшыдыр
Ayah 8وَأَصۡحَٰبُ ٱلۡمَشۡـَٔمَةِ مَآ أَصۡحَٰبُ ٱلۡمَشۡـَٔمَةِ
Вә икенче сыйныф сул тараф кешеләрдер, сул тараф кешеләрнең хәле җәһәннәмдә ни ямандыр
Ayah 9وَٱلسَّٰبِقُونَ ٱلسَّٰبِقُونَ
Дәхи бер сыйныф кешеләре яхшылыкта алга чыгучылардыр, ягъни Коръән белән гамәл кылып яхшылыкта һәрвакыт алда булырлар
Ayah 10أُوْلَٰٓئِكَ ٱلۡمُقَرَّبُونَ
Әнә шул кешеләр Аллаһуга якын вә хөрмәтле
Ayah 11فِي جَنَّٰتِ ٱلنَّعِيمِ
Алар нигъмәт белән тулган җәннәтләрдәдер
Ayah 12ثُلَّةࣱ مِّنَ ٱلۡأَوَّلِينَ
Ул Аллаһуга якын кешеләр әүвәлге кавемнәрдән бер җәмәгатьтер
Ayah 13وَقَلِيلࣱ مِّنَ ٱلۡأٓخِرِينَ
Дәхи соңгы кавемнәрдән аз гына бардыр
Ayah 14عَلَىٰ سُرُرࣲ مَّوۡضُونَةࣲ
Алтын көмеш вә җәүһәр белән тукылган диваннарда
Ayah 15مُّتَّكِـِٔينَ عَلَيۡهَا مُتَقَٰبِلِينَ
Бер-берсенә каршы булыр ул диванга таянган хәлләрендә
Ayah 16يَطُوفُ عَلَيۡهِمۡ وِلۡدَٰنࣱ مُّخَلَّدُونَ
Алар тирәсендә хезмәт белән әйләнерләр мәңге яшь булгучы егетләр
Ayah 17بِأَكۡوَابࣲ وَأَبَارِيقَ وَكَأۡسࣲ مِّن مَّعِينࣲ
Тоткасыз кәсәләр вә борынлы комганнар һәм агып торган эчемлекләр тутырылган кәсәләр белән
Ayah 18لَّا يُصَدَّعُونَ عَنۡهَا وَلَا يُنزِفُونَ
Ул эчемлекләр эчүдән башлары һич авыртмас һәм исермәсләр
Ayah 19وَفَٰكِهَةࣲ مِّمَّا يَتَخَيَّرُونَ
Вә алар тели торган җимешләр белән
Ayah 20وَلَحۡمِ طَيۡرࣲ مِّمَّا يَشۡتَهُونَ
Вә аларның ашарга теләгәне кош итләре белән килерләр
Ayah 21وَحُورٌ عِينࣱ
Дәхи кара вә зур күзле кызлар белән бергә булырлар
Ayah 22كَأَمۡثَٰلِ ٱللُّؤۡلُوِٕ ٱلۡمَكۡنُونِ
Ул кызлар тезелгән энҗе дәнәләре кебиләрдер
Ayah 23جَزَآءَۢ بِمَا كَانُواْ يَعۡمَلُونَ
Бу нигъмәтләр кылган гамәлләренең җәзасыдыр
Ayah 24لَا يَسۡمَعُونَ فِيهَا لَغۡوࣰ ا وَلَا تَأۡثِيمًا
Алар җәннәттә буш сүзләрне вә гөнаһлы сүзләрне ишетмәсләр
Ayah 25إِلَّا قِيلࣰ ا سَلَٰمࣰ ا سَلَٰمࣰ ا
Мәгәр сәлам бирешкән тавышны гына ишетерләр
Ayah 26وَأَصۡحَٰبُ ٱلۡيَمِينِ مَآ أَصۡحَٰبُ ٱلۡيَمِينِ
Инде уң тараф кешеләре – нинди яхшы уң тараф кешеләренең хәле
Ayah 27فِي سِدۡرࣲ مَّخۡضُودࣲ
Чәнечкесез сәдер агачлары астында
Ayah 28وَطَلۡحࣲ مَّنضُودࣲ
Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында
Ayah 29وَظِلࣲّ مَّمۡدُودࣲ
Вә даимән булучы күләгәдә
Ayah 30وَمَآءࣲ مَّسۡكُوبࣲ
Вә даимән һәр тарафка агып торучы суда
Ayah 31وَفَٰكِهَةࣲ كَثِيرَةࣲ
Вә бик күп җимешләр эчендә
Ayah 32لَّا مَقۡطُوعَةࣲ وَلَا مَمۡنُوعَةࣲ
Ул җимешләр киселмәсләр агачтан (бетмәсләр) вә җимешләре җәннәт кешеләре өчен һич тыелмаслар
Ayah 33وَفُرُشࣲ مَّرۡفُوعَةٍ
Вә кабартылган йомшак түшәкләрдә булырлар
Ayah 34إِنَّآ أَنشَأۡنَٰهُنَّ إِنشَآءࣰ
Без аларның дөньядагы хатыннарын икенче итеп халык кылдык
Ayah 35فَجَعَلۡنَٰهُنَّ أَبۡكَارًا
Аларны яшь кызлар кылдык
Ayah 36عُرُبًا أَتۡرَابࣰ ا
Ирләрен сөюче татлы сүзлеләрдер, барчасы да яшьләр, җәннәт кешеләре бар да утыз өч яшьтә булырлар
Ayah 37لِّأَصۡحَٰبِ ٱلۡيَمِينِ
Бу зекер ителгән нәрсәләр уң тараф кешеләре өчен хәзерләнде
Ayah 38ثُلَّةࣱ مِّنَ ٱلۡأَوَّلِينَ
Ул уң тараф кешеләре әүвәлге кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьләрдер
Ayah 39وَثُلَّةࣱ مِّنَ ٱلۡأٓخِرِينَ
Вә соңгы кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьтер
Ayah 40وَأَصۡحَٰبُ ٱلشِّمَالِ مَآ أَصۡحَٰبُ ٱلشِّمَالِ
Вә сул тараф кешеләре, ул сул тарафларның хәле нинди яман, нинди авырдыр
Ayah 41فِي سَمُومࣲ وَحَمِيمࣲ
Алар эссе җилдә вә кайнар суда
Ayah 42وَظِلࣲّ مِّن يَحۡمُومࣲ
Кара төннән булган күләгәдә
Ayah 43لَّا بَارِدࣲ وَلَا كَرِيمٍ
Ул күләгә салкынча түгел һәм файдалы да түгел
Ayah 44إِنَّهُمۡ كَانُواْ قَبۡلَ ذَٰلِكَ مُتۡرَفِينَ
Тәхкыйк алар дөньяда вакытта нигъмәт ияләре булып азган иделәр
Ayah 45وَكَانُواْ يُصِرُّونَ عَلَى ٱلۡحِنثِ ٱلۡعَظِيمِ
Вә алар олугъ гөнаһка, ягъни ширеккә даимчелек кыла иделәр
Ayah 46وَكَانُواْ يَقُولُونَ أَئِذَا مِتۡنَا وَكُنَّا تُرَابࣰ ا وَعِظَٰمًا أَءِنَّا لَمَبۡعُوثُونَ
Дәхи әйтәләр иде: "Без әгәр үлеп сөяк булсак вә череп туфрак булсак, яңадан терелербезме
Ayah 47أَوَءَابَآؤُنَا ٱلۡأَوَّلُونَ
Дәхи безнең борынгы бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы? Бу эш була торган түгел", – дип
Ayah 48قُلۡ إِنَّ ٱلۡأَوَّلِينَ وَٱلۡأٓخِرِينَ
Әйт: "Әлбәттә, борынгылар да һәм ахыргы кешеләр дә
Ayah 49لَمَجۡمُوعُونَ إِلَىٰ مِيقَٰتِ يَوۡمࣲ مَّعۡلُومࣲ
Барчалары да мәгълүм кыямәт көнендәге билгеләнгән урынга җыелырлар
Ayah 50ثُمَّ إِنَّكُمۡ أَيُّهَا ٱلضَّآلُّونَ ٱلۡمُكَذِّبُونَ
Соңра сез азып адашучы ялганчы кешеләрсез
Ayah 51لَأٓكِلُونَ مِن شَجَرࣲ مِّن زَقُّومࣲ
Әлбәттә, Заккум агачының ачы вә чәнечкеле җимешләрен ашаучысыз
Ayah 52فَمَالِـُٔونَ مِنۡهَا ٱلۡبُطُونَ
Шул ачы җимешләр илә карыннарыгызны тутыручысыз
Ayah 53فَشَٰرِبُونَ عَلَيۡهِ مِنَ ٱلۡحَمِيمِ
вә аның өстенә эчәрсез бик кайнар суны
Ayah 54فَشَٰرِبُونَ شُرۡبَ ٱلۡهِيمِ
Ул суны бик каты аңкыганлыктан комсызланып (сусаган дөяләр кебек) эчәрсез
Ayah 55هَٰذَا نُزُلُهُمۡ يَوۡمَ ٱلدِّينِ
Бу ачы җимеш белән кайнар су кыямәт көнендәге аларның сыедыр
Ayah 56نَحۡنُ خَلَقۡنَٰكُمۡ فَلَوۡلَا تُصَدِّقُونَ
Сезне Без халык кылдык, Безнең тергезеп хөкем итү эшебезне тәсъдыйк кылмассызмы ышанмассызмы
Ayah 57أَفَرَءَيۡتُم مَّا تُمۡنُونَ
Беләсезме хәбәр бирегез хатыннарыгызның бала ятагына салган суыгызны
Ayah 58ءَأَنتُمۡ تَخۡلُقُونَهُۥٓ أَمۡ نَحۡنُ ٱلۡخَٰلِقُونَ
Кеше итеп халык кылучы сезме, әллә аларны халык кылучы Безме
Ayah 59نَحۡنُ قَدَّرۡنَا بَيۡنَكُمُ ٱلۡمَوۡتَ وَمَا نَحۡنُ بِمَسۡبُوقِينَ
Без сезнең арагызда үлемне билгеләдек, вә Без гаҗизләнүче, аптыраучы түгелбез
Ayah 60عَلَىٰٓ أَن نُّبَدِّلَ أَمۡثَٰلَكُمۡ وَنُنشِئَكُمۡ فِي مَا لَا تَعۡلَمُونَ
Сезне һәлак итеп урыныгызга сездән яхшыракны алыштырырга, вә сезне үзегез белмәгән сурәтләргә алыштырырга гаҗиз түгелме
Ayah 61وَلَقَدۡ عَلِمۡتُمُ ٱلنَّشۡأَةَ ٱلۡأُولَىٰ فَلَوۡلَا تَذَكَّرُونَ
Тәхкыйк сез әүвәлге халык ителүне беләсез бит, һич юктан халык кылдык, шуны уйлап фикерләп карасагызчы
Ayah 62أَفَرَءَيۡتُم مَّا تَحۡرُثُونَ
Әгәр белсәгез чәчкән игеннәрегездән хәбәр бирегез
Ayah 63ءَأَنتُمۡ تَزۡرَعُونَهُۥٓ أَمۡ نَحۡنُ ٱلزَّٰرِعُونَ
Сезме аларны үстерәсез, әллә Безме үстерүче
Ayah 64لَوۡ نَشَآءُ لَجَعَلۡنَٰهُ حُطَٰمࣰ ا فَظَلۡتُمۡ تَفَكَّهُونَ
Әгәр теләсәк, ул игеннәрне коры кау яки башаксыз коры салам кылыр идек, ул вакытта бик каты кайгыручылардан булыр идегез
Ayah 65إِنَّا لَمُغۡرَمُونَ
Вә: "Гөнаһыбыз сәбәпле җәзаланабыз
Ayah 66بَلۡ نَحۡنُ مَحۡرُومُونَ
Бәлки моннан соң безгә Аллаһуның рәхмәте һич тә булмас инде", – дияр идегез
Ayah 67أَفَرَءَيۡتُمُ ٱلۡمَآءَ ٱلَّذِي تَشۡرَبُونَ
Әгәр белсәгез, эчә торган суларыгыздан хәбәр бирегез
Ayah 68ءَأَنتُمۡ أَنزَلۡتُمُوهُ مِنَ ٱلۡمُزۡنِ أَمۡ نَحۡنُ ٱلۡمُنزِلُونَ
Ул суны болыттан сез иңдердегезме, әллә ул суны иңдерүче Безме
Ayah 69لَوۡ نَشَآءُ جَعَلۡنَٰهُ أُجَاجࣰ ا فَلَوۡلَا تَشۡكُرُونَ
Әгәр Без теләсәк, ул суны эчәргә яраксыз итеп ачы кылыр идек, сез ни өчен шөкер итмисез
Ayah 70أَفَرَءَيۡتُمُ ٱلنَّارَ ٱلَّتِي تُورُونَ
Әйә беләсезме, һәр көнне кабызып файдаланган уттан хәбәр бирегез
Ayah 71ءَأَنتُمۡ أَنشَأۡتُمۡ شَجَرَتَهَآ أَمۡ نَحۡنُ ٱلۡمُنشِـُٔونَ
Ул утның агачын сез ясадыгызмы, әллә Безме аны бар итүче? Ягъни Ґәрәбстанда үсеп торган яшел агачтан сугып ут чыгаралар
Ayah 72نَحۡنُ جَعَلۡنَٰهَا تَذۡكِرَةࣰ وَمَتَٰعࣰ ا لِّلۡمُقۡوِينَ
Без ул утны халык кылдык ахирәт утын искә төшермәк өчен вә юлда йөрүчеләргә файдаланмак өчен
Ayah 73فَسَبِّحۡ بِٱسۡمِ رَبِّكَ ٱلۡعَظِيمِ
Олугъ булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйт
Ayah 74۞فَلَآ أُقۡسِمُ بِمَوَٰقِعِ ٱلنُّجُومِ
Йолдызларның иңгән яки баеган вакытлары илә ант итәмен
Ayah 75وَإِنَّهُۥ لَقَسَمࣱ لَّوۡ تَعۡلَمُونَ عَظِيمٌ
Тәхкыйк ул ант бик олугъ анттыр, әгәр белсәгез
Ayah 76إِنَّهُۥ لَقُرۡءَانࣱ كَرِيمࣱ
Тәхкыйк Аллаһудан вәхий ителгән нәрсә хөрмәтле Коръәндер
Ayah 77فِي كِتَٰبࣲ مَّكۡنُونࣲ
Ул Коръән Ләүхүл Мәхфуздагы китапта сакланмыштыр
Ayah 78لَّا يَمَسُّهُۥٓ إِلَّا ٱلۡمُطَهَّرُونَ
Ул Коръәнне пакь булмаган кеше тотмас, мәгәр тәһарәтле пакь кеше генә тотар
Ayah 79تَنزِيلࣱ مِّن رَّبِّ ٱلۡعَٰلَمِينَ
Барча галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһудан иңдерелмештер
Ayah 80أَفَبِهَٰذَا ٱلۡحَدِيثِ أَنتُم مُّدۡهِنُونَ
Әйә сез ошбу Коръән белән гамәл кылудан ялкауланасызмы, андагы Аллаһ хөкемнәрен җиңелгә саныйсызмы
Ayah 81وَتَجۡعَلُونَ رِزۡقَكُمۡ أَنَّكُمۡ تُكَذِّبُونَ
Тәхкыйк Коръәнне ялганга тотуыгызны үзегезгә өлеш кыласыз. Ягъни һәр нигъмәтне Аллаһудан дип белмисез, бәлки тәбигатьтән һәм үзебездән дисез
Ayah 82فَلَوۡلَآ إِذَا بَلَغَتِ ٱلۡحُلۡقُومَ
Әгәр үлемгә хәзерләнгән кешенең җаны бугазына җитсә
Ayah 83وَأَنتُمۡ حِينَئِذࣲ تَنظُرُونَ
сез шул вакытта аңа карап сорарсыз
Ayah 84وَنَحۡنُ أَقۡرَبُ إِلَيۡهِ مِنكُمۡ وَلَٰكِن لَّا تُبۡصِرُونَ
Ул кешенең хәлен белү өчен сезгә караганда Без белем вә кодрәтебез белән аңа якынракбыз, ләкин ул кешегә килгән хәлне сез белмисез һәм күрмисез
Ayah 85فَلَوۡلَآ إِن كُنتُمۡ غَيۡرَ مَدِينِينَ
Әгәр Безнең хозурыбызда хөкем ителми торган булсагыз, ягъни кешенең үлеме Аллаһудан түгел, үләбез дә бетәбез дисәгез
Ayah 86تَرۡجِعُونَهَآ إِن كُنتُمۡ صَٰدِقِينَ
Ул кешене үлемнән коткарып дөньяда яшәү өчен кире кайтарыгыз, әгәр Аллаһудан башка эш кыла алабыз дигән сүзегез дөрес булса
Ayah 87فَأَمَّآ إِن كَانَ مِنَ ٱلۡمُقَرَّبِينَ
Әгәр ул үлгән кеше Аллаһуга якын кешеләрдән булса
Ayah 88فَرَوۡحࣱ وَرَيۡحَانࣱ وَجَنَّتُ نَعِيمࣲ
аңар рәхәтлек вә хуш исле гөлләр арасында яхшы нигъмәтләр вә нәґим җәннәтедер
Ayah 89وَأَمَّآ إِن كَانَ مِنۡ أَصۡحَٰبِ ٱلۡيَمِينِ
Әмма уң тараф кешесе булса
Ayah 90فَسَلَٰمࣱ لَّكَ مِنۡ أَصۡحَٰبِ ٱلۡيَمِينِ
Сиңа җәннәттәге уң тараф юлдашыңнан сәламдер
Ayah 91وَأَمَّآ إِن كَانَ مِنَ ٱلۡمُكَذِّبِينَ ٱلضَّآلِّينَ
Әгәр ул үлгән кеше Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диюче адашкан кеше булса
Ayah 92فَنُزُلࣱ مِّنۡ حَمِيمࣲ
аның сые җәһәннәмнең кайнар суыннандыр
Ayah 93وَتَصۡلِيَةُ جَحِيمٍ
Вә җәһәннәм утының яндыруыдыр
Ayah 94إِنَّ هَٰذَا لَهُوَ حَقُّ ٱلۡيَقِينِ
Тәхкыйк бу зекер ителгән нәрсәләр якын булган хактыр
Ayah 95فَسَبِّحۡ بِٱسۡمِ رَبِّكَ ٱلۡعَظِيمِ
Олугъ булган Раббыңның исемен мактап тәсбих әйт
Ayah 96