Surah Al-Maa'un — Almsgiving
Surah Al-Maa'un (Almsgiving) is chapter 107 of the Quran, with 7 verses. This page presents the Arabic text with a Tatar translation, verse by verse.
أَرَءَيۡتَ ٱلَّذِي يُكَذِّبُ بِٱلدِّينِ
Әйә син хисаб вә җәза көнен, кыямәтне ялганга тоткан кешене күрдеңме
Ayah 1فَذَٰلِكَ ٱلَّذِي يَدُعُّ ٱلۡيَتِيمَ
Ул ялганчы ятимне кагар, аңа золым итәр
Ayah 2وَلَا يَحُضُّ عَلَىٰ طَعَامِ ٱلۡمِسۡكِينِ
Үзене һәм башкаларны кызыктырмас фәкыйрьләргә аш вә садака бирергә
Ayah 3فَوَيۡلࣱ لِّلۡمُصَلِّينَ
Ни үкенеч вә һәлакәтлек ихлассыз намаз укучыларга
Ayah 4ٱلَّذِينَ هُمۡ عَن صَلَاتِهِمۡ سَاهُونَ
Алар намазларыннан гафилләр, вакытында укымаслар һәм намазның рүкеннәрен хөрмәт кылмаслар, намазларының вакытыннан кичегүенә кайгырмаслар
Ayah 5ٱلَّذِينَ هُمۡ يُرَآءُونَ
Әле алар укыган намазларын да рия белән укырлар, ягъни кеше күргәндә укый, кеше күрмәгәндә укымый
Ayah 6وَيَمۡنَعُونَ ٱلۡمَاعُونَ
Ул рияче тиешле садакаларны бирмәс һәм тормыш әйберләрен вакытлыча биреп тормас
Ayah 7